Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгарифне үстерү программасына Башкортстан 43, ә Татарстан 28,3 миллион сум алачак


Башкортстан мәгарифне үстерү федераль максатчан програмы нигезендәге чаралар өчен Мәскәүдән 43 миллион сум акча алачак. Бу Идел буе федераль бүлгесенә кергән төбәкләр арасында иң күп алучы республика. Тулаем Русияне алганда Башкортстанны бары тик Ставрополь һәм Ростов кына уздыра.
Татарстанга исә 28,3 миллион сум биреләчәк.

Субсидияләрне һөнәри белем системасын модернизацияләү бәйгесендә җиңүчеләр алган һәм ул акчалар әлеге өлкәдәге үсеш өчен тотылачак.
XS
SM
MD
LG