Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиададан соң Казанның юллар төзелешенә акчасы юк


Узган елны үткән Универсиададан соң Казанның юл-транспорт инфраструктурасын яңарту өчен акчасы юк. Казан шәһәре башкарма комитеты ярдәмне Татарстан финанс министрлыгы һәм шәхсән президент Рөстәм Миңнехановтан көтә. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт шурасының комитет утырышында Казан капиталь төзелеш һәм төзекләндерү идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин белдерде.

Универсиадага әзерләнү вакыты, ягъни 2009 елдан юл инфраструктурасына ел саен 7-8 миллиард сум тотылган. Барлыгы бу өлкәгә 35,97 миллиард сум бүленгән булган. Аның 27,97 миллиарды республика бюджетыннан булса, калганын федераль үзәк биргән.

Шәһәр казнасында әлегә барлык юл хуҗалыгы кирәк-яракларына бары 67,7 миллион сум гына каралган.
XS
SM
MD
LG