Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:14

"Күк бүре" лидеры Бигновтан ярдәм сорый


"Күк бүре" оешмасы җитәкчесе Азат Сәлмәнов

"Күк бүре" оешмасы җитәкчесе Азат Сәлмәнов

Башкорт яшьләренең "Күк бүре" оешмасы җитәкчесе Азат Сәлмәнов Русия Эчке эшләр министрлыгы Башкортстан бүлекчәсенең җәмәгатьчелек шурасы рәисе Рамил Бигновка мөрәҗәгать күндерде.

Әлеге мөрәҗәгать 2012 ел ахырында булган вакыйгаларны искә төшерүдән башлана. Аңа караганда, 2012 елның 9 декабрендә Азат Сәлмәновның әтисе Салават Сәлмәновны үз йортының лифт мәйданчыгында өч билгесез исерек кеше тукмаган булган. Уфа сәнгать академиясе доценты, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия Композиторлар берлеге әгъзасы Салават Сәлмәнов борыны сынып хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Ул шулай ук полициягә дә мөрәҗәгать итсә дә, әлеге хәл буенча җинаять эше ачылмаган. Шул хәл булган төнне һөҗүм итүчеләрнең берсе башы җәрәхәтләнеп хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Азат Сәлмәнов ул башы җәрәхәтләнүне үзе һәм энесенә тагулары турында хәбәр итә.

"Минем әтигә һөҗүм уңаеннан бернинди җинаять эше дә ачылмады. Ә шул ук вакытта башы яраланган әтигә һөҗүм итүчене без тукмау турында ялган гаеп тактылар. Ялган гаептә шаһит буларак әтине тукмаучыларның берсе катнаша. Шунысы да сәер, әлеге гаепләүләр буенча тикшерүләр узган 2013 ел ахырында гына башланды. Бу "Күк бүре" оешмасының башкорт халкы хокукларын таләп итеп бик күп чаралар үткәргән чорына туры килә.

Без 2012 елда булган ул хәлләрдә гаепсез булуыбызны белдерәбез. Ул хәлләр канун буенча тикшерелергә тиеш. Шул ук вакытта "Күк бүре" оешмасы һәм башкорт җәмәгатьчелек оешмалары әгъзаларына басымны туктатуда ярдәм сорыйбыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Азат Сәлмәнов җибәргән мөрәҗәгатькә караганда, ул хәлләр буенча "Күк бүре" һәм "Башкорт аксакаллары" оешмасы вәкилләре сорау алуларга чакырыла. Сорау алуларда куркыту ысуллары кулланыла һәм җәмәгатьчелек эшчәнлеге өчен басым ясала.

"Күк бүре" җитәкчесенең бу мөрәҗәгате Русия Эчке эшләр министрлыгы Башкортстан бүлекчәсенең Җәмәгатьчелек шурасы рәисе Рамил Бигновтан үзенең, әтисенең һәм энесенең хокукларын яклауда ярдәм сорау белән тәмамлана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG