Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киров өлкәсендә йөк ташучы поезд юлдан чыккан


Киров өлкәсендә йөк ташучы поездның 32 вагоны юлдан чыгу нәтиҗәсендә, ким дигәндә ун вагон яна башлый. Әлеге вагоннарда кысып тутырылган газ конденсаты була.

Каза Поздино тимер юл станциясе янында була. Якында гына күпкатлы йорт, тагын бер шәхси йорт һәм икмәк пешерү заводы урнашкан. Андагы 500ләп кеше эвакуацияләнгән. Үлүчеләр юк дип хәбәр ителә.

Поезд барлыгы 89 вагоннан торган, аның 65 газ конденсаты, ә 24е күмер белән булган.

Әлеге юлдан поездлар йөрү әлегә туктатылган.
XS
SM
MD
LG