Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:28

"Шүрәле иле" күргәзмәсе Русия шәһәрләре буйлап халыкны Тукай поэмасы герое белән таныштыра. Күргәзмә Ижауда 24 февральгә кадәр булачак.

"Шүрәле иле" күргәзмәсе беренче тапкыр Татарстанның “Хәзинә” Милли сәнгать галереясында 2011 елда Казанда бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуына багышлап оештырыла. Аннан соң әлеге күргәзмә Мәскәүнең “Инжир” галереясында һәм Татар мәдәни үзәгендә, Уфаның сәнгать һәм Чаллының картина галереяларында зур уңыш казанды. Ижауга кадәр “Шүрәле иле” күргәзмәсе инде тугыз шәһәрдә булган. Шүрәлеләр Ижауда - унынчы шәһәрдә кунакта.

Шүрәле образы балалар иҗатында

Шүрәле образы балалар иҗатында

Әлеге проектта Мәскәү, Петербур, Башкортстан һәм Татарстаннан рәссамнар катнаша. Катнашучыларның 127се профессиональ рәссам, бер өлеше – сәләтле балалар иҗаты.

“Шүрәле иле” күргәзмәсен төрле регионнарда оештыру идеясе белән рәссамнар Салават Гыйләҗетдинов, Вәсил Ханнанов чыкты. Әлеге проект узган ел Башкортстан республикасының Лотфуллин исемендәге хәзерге заман сәнгате музее (Уфа), Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларны яклау һәм үстерү фонды (Мәскәү) һәм Татарстан республикасы рәсем сәнгате дәүләт музее (Казан) тарафыннан оештырыла.

"Шүрәле иле" күргәзмәсе игъланы

"Шүрәле иле" күргәзмәсе игъланы

Проект авторы Салават Гыйләҗетдинов бу хакта болай ди: “Проект берләштерү миссиясен башкарырга тиеш. Аның уңышлы булуы бездән тора. Бу бөек Тукай чорына баш ию, һәм шул ук вакытта безнең заман кешеләрен тикшерү дә. Без бит җепкә төзелгән төймә кебек бербөтен татар халкы. Моны расларга тиеш. Тукай - ул сукырлар өчен кыңгырау - дөнья цивилизациясе томанында юл күрсәтүче. Әгәр без аны әле ишетәбез икән, димәк, без исән, киләчәккә өмет бар”, ди.

Шүрәле – татар халкының мифологик герое. “Шүрәле” поэмасы күпләргә кечкенәдән таныш. Китап бизәлешендә кулланылган Байназар Альмасовның “Былтыр кысты” дип аталган рәсеме дә күпләрнең хәтерендәдер. Озын бармаклары агачка кысылган, үзе бик ямьсез кыяфәттә, кычкыра. Башкалар аннан былтыр кысканга быел үкерәсеңме дип көлә. Бу - үткән гасыр Шүрәлесе.

Рөстәм Нуриев үзенә ошаган картина янында

Рөстәм Нуриев үзенә ошаган картина янында

XXI гасырда да рәссамнәрне Тукай иҗаты яңадан яңа образлар тудырырга этәргеч бирә. Әлеге күргәзмәдә Шүрәле образы төрле халәттә килеп баса. Бер рәсемдә ул шаян, икенчеләрендә усал, шомлы, мәкерле, өченчеләрендә уйчан яисә хыялый. Күргәзмәгә килүчеләр Шүрәле образын төрлечә кабул итә. Рәссам Расих Әхмәтвәлиевнең “Молодой человек” картинасында Шүрәле заман кыяфәтләрен алган, дигән фикердә Рөстәм Нуриев.

Рөстәм Нуриевны әлеге күргәзмәдәге картиналар белән танышуы Тукай әсәрләрен укырга да этәргеч биргән. Татар телен камил белми, әмма сүзлек белән булса да Тукайның “Шүрәле” поэмасын укырга ниятли.

"Шүрәле иле" күргәзмәсе

"Шүрәле иле" күргәзмәсе

Ә менә галерея хезмәткәре Ангелина Терентьева башта күргәзмәдәге картиналардан куркып калган. “Башта залда ялгызым калганда күңелемдә ниндидер шом да туа иде. Күргәзмәне оештыручылар галереяда Тукайның әсәрләре тупланган китап калдырган иде. Аны укып чыккач, рәссамнарның иҗаты белән тирәнрәк таныштым, инде курку хисе юкка чыкты”, дип уртаклашты. Хәзер Ангелина Терентьева күргәзмәгә килүчеләргә картиналар турында рәхәтләнеп сөйли, Шүрәле образлары турында тулы мәгълүмат бирә ала.

Вәсил Ханнанов үзен Шүрәле образында күрә

Вәсил Ханнанов үзен Шүрәле образында күрә

Күргәзмәдә Шүрәле образы төрле алымнар кулланып ясалган. Рәссамнәр аны буяу яисә тимер һәм агач кисәкләрен кулланып ясаган. Хәтта йоннан да әвәләгән. Кайбер рәссамнәр Шүрәле образында үзләрен дә күрә икән. Мисал өчен - Вәсил Ханнанов. Икенче бер рәссам Җәлил Әхмәтвәлиев аны гарәп хәрефләренә төргән.

Һәр картина кызыклы һәм кабатланмас. Шуңа да “Шүрәле иле” күргәзмәсе бик күпләрне кызыксындырган. Аеруча мәктәп укучылары һәм студентлар килә дип уртаклашты “Галерея” күргәзмәләр залы хезмәткәрләре. “Шүрәле иле” күргәзмәсе Ижауда февральнең 24енә кадәр булачак.
Күргәзмә залында

Күргәзмә залында

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG