Accessibility links

Саба районында балалар булган автобус һәлакәткә очрап өч кеше үлгән


Татарстанның Саба районында булган юл һәлакәтендә зыян күргән биш кеше хастаханәдә кала. Ике баланың хәле канәгатьләнерлек тагын берсе уртача авырлык дәрәҗәсендә дип бәяләнә. Аның бот сөяге һәм йөз сөякләре сынган.

Сишәмбе көнне һәлакәт спортчы балалар утырган “Фиат Дукато” микроавтобусы һәм җиңел машина катнашында була. Анда өч кеше һәлак була.
XS
SM
MD
LG