Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ана теле" онлайн мәктәбе тулы көченә эшли башлады


"Ана теле" тулы көченә эшли башлады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:48 0:00

"Ана теле" тулы көченә эшли башлады

Быелның 1 февраленнән Татарстанда "Ана теле" онлайн мәктәбе тулы көченә эшли башлады. Бу уңайдан 4 февральдә Татарстан парламентында проектының бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштеләр.

Татар теленә читтән торып өйрәтүче "Ана теле" онлайн проектында (anatele.ef.com) бүгенге көндә 10255 кеше катнаша. Шуларның 9980е Русиядән булса, 275е чит илләрдән. Проектта 299 видеофильм, 10950 аудио, 6795 фотография бар. Онлайн-мәктәпкә дөньяның төрле илләреннән көннең теләсә кайсы вакытында тоташып татар теленә өйрәнү мөмкинлеге тудырылган.

Татарстан парламентының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әлеге проект турында мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин хисап тотты. Аның сүзләренчә, әлеге проект телне, төп аралашу чарасы буларак практикада куллануны киң җәелдерүгә юнәлдерелгән. Шулай ук бу проект кысаларында татар мәдәнияте, тарихы хакында мәгълүмат бирү дә каралган.

"Тулы укыту курсы тугыз дәрәҗәгә исәпләнеп эшләнгән. Һәр дәрәҗә үз эченә сигез бүлекне алган. Дәрәҗәләрне тулысынча уңышлы тәмамлаучыларга сертификат бирү мәсьәләсе дә каралган. Узган елның июль аенда барлык тугыз дәрәҗә дә тест режимында эшли башлады. Быелның февраленнән исә "Ана теле" проекты штат режимында эшләүгә күчә. Уку процессын без якыннан күзәтеп барабыз", диде ул.

Министр урынбасары проектның төп яңалыгы итеп 2013 елның 11 декабреннән кулланучылар өчен татар теле белгечләре тарафыннан онлайн дәресләр үткәрелә башлавын атады.

"Декабрь һәм гыйнвар аенда бу дәресләр тест режимында уздырылды. Дәресләр эш көннәрендә кичке дүрттән алып сигезгә кадәр үткәрелде. Һәр дәрес алдан планлаштырылганча уздырылды һәм анда берүк вакытта алтышар кулланучы катнаша алды. Һәм бүгенге көндә бу дәресләр дә штат режимына күчерелә. Безнең төп бурычыбыз - онлайн татар теле мәктәбе мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдалану. Мәктәпкәчә, урта гомуми, урта һәм югары һөнәри белем бирү системында бу проекттан актив файдаландыру. Шулай ук беренче чиратта онлайн-мәктәп мөмкинлекләреннән балалар бакчалары тәрбиячеләренә татар телен өйрәтү өчен куллану", диде министр урынбасары.

Мостафинның "Ана теле" онлайн-мәктәбе турында тәфсилле чыгышыннан соң аңа кайбер депутатларның сораулары да бар булып чыкты.

Әйтик, КФУ ректоры һәм Татарстан парламенты депутаты Илшат Гафуровның "Бу проект нигездә ерак чит илләрдә яшәүчеләр өчен татар телен өйрәтү максатыннан оештырылган иде. Әмма саннарга күз салсак, ерак чит илләрдә татар теле өйрәнергә теләүчеләрнең аз булуы күренә. Акчалар хәйран сарыф ителә. Шуңа күрә бу проектны урыс телен өйрәтү белән дә интегерацияләргә уйламыйсызмы", дигән соравы яңгырады.

Данил Мостафин бу сорауны көтмәгән иде булса кирәк, җавап бирергә ашыкмады. Аның каравы Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның Гафуровка җавабы озак көттермәде.

"Бу проект бигрәк тә чит илләр өчен кирәк. Шулай ук Русия төбәкләреннән дә татар телен өйрәнергә теләүчеләр бик күп. Русия төбәкләреннән бу проект аша рус телен өйрәнү актуаль түгел. Алар өчен татар телен өйрәнү мөһим. "Ана теле" проекты аша татар телен өйрәнүчеләрнең 9600е Русия төбәкләреннән икән, бу проект татар телен өйрәтү өчен булдырылган проект булып калырга тиеш", дип Закиров Гафуровның әлеге проектка рус телен өйрәтүне дә өстәү тәкъдименә каршы чыкты.

Комитет утырышы Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына "Ана теле" проектын тормышка ашыру өлкәсендә эшчәнлекне дәвам итү, "Татмедиа" оешмасына әлеге проектны популярлаштыру эшчәнлеген көчәйтүне йөкләү карары кабул итү һәм бу карарның үтәлешен контрольдә тотуны комитет рәисе Разил Вәлиевкә тапшыру белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG