Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы "үлем эскадроннары": кемнәр алар?


Булатов үзен Русия спецназы урлаган дип саный
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:35 0:00

Булатов үзен Русия спецназы урлаган дип саный

Евромәйдан активистларын, Казан журналисты Никита Перфильевны кем урлаган һәм кем кыйнаган? Илдә "урысча сөйләшүче үлем эскадроннары бар", диләр.

Украинада гыйнвар аенда югалган танылган оппозиция активисты, "Автомәйдан" хәрәкәте әгъзасы Дмитро Булатовны каты кыйналган, колагы киселгән килеш Киев янындагы авылларның берсендә тапканнар иде. Активист сүзләренчә, аны "рус акценты белән сөйләшүче кешеләр газаплаган".

Шуны ук сорау алуга алып кителгән, билгесез кешеләр битенә суккан вакытта алдагы тешләре сынган Казан журналисты Никита Перфильев һәм аның белән бергә булган Казан операторы Антон Захаров та сөйләде.

Казан журналисты Киевта кыйналганы турында сөйләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:43 0:00

Президент Виктор Янукович хакимияттә калыр өчен кулыннан килгән барысын да эшли. Әле генә бурычка 15 миллиард доллар биргән Русиягә дә Украинаның хәзерге җитәкчелеге белән эш итү кулайрак. Ләкин Русия Украинага үзенең иминлек көчләрен җибәрде, дип әйтү дөрес түгел, ди иминлек мәсьәләләре белгече Андрей Солдатов.

"Украинада урысча яхшы, акцентсыз сөйләшкән кешеләр бик күп. Шулай ук аларның Русиядән булуы шарт түгел, алар Украинаның үзеннән, Беларустан була ала. Алар Русиядән килгән дип әйтергә җитәрлек дәлил юк", диде Солдатов.

Шулай да Киевта урам җыеннарында катнашкан кайбер активистларның серле рәвештә юкка чыгуларын, кыйналуларын оппозиция җитәкчеләренең берсе Арсений Яценюк "үлем эскадроннары эше" дип атады.

Активистлар Игорь Луценко һәм Юрий Вербицкийны 22 гыйнварда урманга алып китеп кыйнаганнар. Шунда аңсыз яткан Вербицкий соңрак үлеп киткән. Исән калган Луценко үзен кыйнаучыларның украинча авырлык белән сөйләшкәннәрен, Украинадагы хәлләрдән бик хәбәрдар булмаганын әйтте.

Украинадагы сәяси стратегия белгече Тарас Березовец белгәннәре белән Азатлык белән дә бүлешеп, ноябрь аенда Евромәйдан җыеннары башланганнан бирле Русия Федераль иминлек хезмәте Украинага үз кешеләрен җибәрде, диде.

"Киевта Русия күзләү хезмәте вәкилләре күп – алар арасында саклану министрлыгы, Федераль иминлек хезмәте кешеләре бар. Аларның вазифасына украин идарәләренә киңәшләр бирү керә. Тыныч урам җыеннарын көч белән бастыруда да киңәшләр бирәләрдер, дип уйлыйм, Русия моңа оста."

Украина өстендә Гонгадзе шәүләсе

2000 елда Украинада югары дәрәҗәдәге коррупцияне фаш итеп мәкаләләр бастырган журналист Георгий Гонгадзе урланып үтерелде. Аның башы киселгән мәете урманда табылды. Булатов, Вербицкий һәм башкаларга һөҗүмнәр шул җинаятьне хәтерләтә.

Булатов: "Түзәр хәл калмагач үземне үтерергә сорадым"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:16 0:00

Ул чакта күпләр Гонгадзены үтерергә президент Леонид Кучма кушкан, дип ышанды. 14 ел узды. Оппозиция кабат хәзерге президент һәм аның хөкүмәтен Украина белән "Беркут" дип исемләнгән "җинаятьчел оешма" ярдәмендә идарә итү тырышлыгында гаепли.

Украин белгече дә Русия иминлек эксперты Солдатов белән килешә. Кешеләрне урлап алып китеп кыйнаучылар урыслар булмаска да мөмкин, ди ул.

"Урлаучылар һәм кыйнаучылар Русиядән түгел, украиннар булырга мөмкин, дип уйлыйм. Украина иминлек көчләре Евромәйдан активистларының Русиягә каршы булуларын белә. Шуңа аларны кыйнарга махсус провокация ясар өчен урысча сөйләшүче "бөркетләрне” җибәрә", дигән фаразын белдерде Березовец.

Шулай да активистлар һәм журналистларга Русиядән җибәрелгән кешеләр һөҗүм итә, дип ышанучылар күп. Евромәйдан Сочи Олимпиадасына китүче Украина спортчыларын "Сез тыныч урам җыеннары уздыручы украин активистларын кыйнарга һәм үтерергә кушкан илгә юл тотасыз" дигән сүзләр белән озатып калды.
XS
SM
MD
LG