Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым депутатлары Русиягә мөрәҗәгать итәргә җыена


Кырым Югары Радасы каршында милләтләр пулатын барлыкка китерү турында Кырымдагы милли үзәкләр һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре җыелышында фикер алышу
Кырым Югары Радасы каршында милләтләр пулатын барлыкка китерү турында Кырымдагы милли үзәкләр һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре җыелышында фикер алышу

Кырым Югары Радасы президиумы Кырымның статусы хакында сораштыру үткәрү, аны яклау өчен Русия президентына һәм Думага мөрәҗәгать итү мәсьәләсен тикшерде.

4 февральдә Кырым Югары Радасы президиум утырышында Кырымда яшәүчеләр арасында Кырымның статусы хакында сораштыру үткәрү, Кырымны химая итү буенча Русия президентына мөрәҗәгать итү мәсьәләсе күтәрелде. Евромайдан вакытында президентны, үзәк хакимиятне яклап төрле мөрәҗәгатьләр кабул итеп торган Кырым Югары Радасы бу юлы икенче төрле юнәләштә адымнар ясарга җыена.

Президиумда чыгыш ясаган депутат Владимир Клычников “1954 елда Кырымны Русия федерациясәннән Украинага бирү канунсыз иде. Бүген Украинаның мөстәкыйльлеген саклап калу мәсьәләсе кискен торганда Кырымның да алга таба киләчәге нәрсә булачагы билгеле түгел. Кырым хакимиятенә сәяси ихтыярын күрсәтеп, сайлаучыларның хокукларын якларга вакыт җитте” диде ул.

Клычников ике тәкъдим ясады.

Беренчесе: Кырым һәм Украина Конституцияләрәнә Кырымның статусы турында үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү өчен бөтенкырым сораштыру үткәрү буенча эшче төркем төзү.

Икенчесе: Кырымның статусын, ягъни автономияне саклау, кырымлыларның хокукларын химая итү өчен Русия президенты, Русия Думасына мөрәҗәгать итәргә.

“Без Киев сәясәте, Брюссель һәм Вашингтон уеннарының тоткыннары булырга теләмибез”,- диде Клычников.

Аның бу ике тәкъдимен дә Кырым Югары Радасы рәисе Владимир Константинов яклады. Шул ике мәсьәләне 19 февральдә Кырым Югары Радасы сессиясендә карау планлаштырыла.

Русиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән тәкъдимне президиум әгъзасы, Кырымның урыс җәмгыяте җитәкчесе Сергей Цеков та хуплады.

“Теле, мәдәнияте, милләте белән Кырым – урыс автономиясе. Безнең бердәнбер химаячебез һәм гарантыбыз бар – ул Русия федерациясе. Мин президиумны һәм Югары Раданы Русия федерациясе исеменә мөрәҗәгать әзерләргә чакырам”,- диде Цеков.

Кырым Югары Радасы рәисе Константинов мондый документ проектын Югары Раданың секретариатына, юристларга әзәрләргә дигән күрсәтмә дә биргән.

Шундый утырышта катнашкан Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле мондый чыгышларга тавыш чыгармаган, аларга комментар да ясамаган. Кырым министрлар шурасы рәисе Анатолий Могилев исә Кырымда халык дружиналары барлыкка китереләчәген белдерде.

Президиум әгъзасы Әнвәр Абдураимов исә, Мәҗлескә ишәрә итеп, Кырымнан Киевка Евромайданга баруга сарыф ителгән акчаларны кырымтатарларны урнаштыруда кулланырга, Кырым Югары Радасы рәисе каршында киңәшче тавышы булган милләтләр пулатын булдырырга тәкъдим итте.

Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз аңа җавап итеп, кешеләр Евромайданга үз ихтыяры белән, үз акчаларына бара, Абдураимовның моңа башы авыртмасын, диде.

Мәскәүдә яшәгән Кырымның беренче һәм соңгы президенты Юрий Мешков та бу вакыйгаларга тавышын чыгарды. “Севастополь-Крым-Россия” фронты 29 гыйнварда үткәргән түгәрәк өстәлдә скайп аша катнашып ул Кырым 1992 елда кабул ителгән Конституциягә кайтырга тиеш, аның моңа бөтен вәкаләтләре бар, диде.

Юлия Тимошенконың БЮТ фракциясе әгъзасы Николай Томенко мондый гамәлләре өчен Кырым Югары Радасын таркатырга кирәк диде.

“Свобода” фиркасе рәисе Олег Тягнибок исә, Украина 2004 елның Конституциясәнә тиз арада кайтмаса, Кырымда сентябрь аена кадәр сепаратист гамәлләр көчәя барыр, ул вакытта Кырымда азат итәргә бер нәрсә калмас, диде. Ул Грузиядәге вазгыять Кырымда да була ала, чөнки Русия Кырымда бик күп Русия паспортларын таратты диде.

Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров үзенең Фэйсбуктагы сәхифәсендә Кырым Югары Радасын таркату тарафдары булганын белдерде. Ул Мәҗлес инде моннан алдан Кырым Югары Радасына яңа канун нигезендә сайлаулар үткерергә, кырымтатарларның вәкиллеген Кырым Радасында тиешле дәрәҗәдә гарантияләнгәнен тәләп иткәнен хәтерләтте.

“Кырым парламенты депутатларының күрше дәүләткә истерикалы чакырулары шуны күрсәтә. Ярымутрауның хокукый яктан яңа статусын билгеләү кырымтатар халкының мөстәкыйльлек хокукы белән бәйле булырга тиеш”,- диде Мәҗлес рәисе, Кырым Югары Радасы депутаты Рифат Чубаров.

Чубаров хәзер ике көнлек сәфәр белән Германиядә. Берлинда ул Бундестаг депутатлары, халыкара оешмалар вәкилләре белән очрашты. Чубаров Кырымда, Украинадагы соңгы сәяси вазгыять, кырымтатарларның вазгыяте хакында сөйләгән.

Рифат Чубаров Әхмәт Давытулы (с) белән очраша
Рифат Чубаров Әхмәт Давытулы (с) белән очраша
Шулай ук Чубаров Германиядә төрек үзәкләрендә булган, Төркия премьер министры Рәҗәп Тайип Эрдоган, тышкы эшләр министры Әхмәт Давытулы белән очрашкан. Очрашү вактында Чубаров кырымтатарлар белән бәйле һуманитар проектлар хакында сөйләгән. Хосусан кырымтатарлар укмашып яшәгән яңа бистәләрдә мәктәпләр, йортлар төзү кирәклеген сөйләгән. Рифат Чубаров кырымтатарлар мәсьәләләре буенча 2014 елда Халыкара форум үткәрү мәсьәләсен дә кабат күтәргән.

Төркиянең Hürriyet газетасы исә Украинада барган инкыйраз нәтиҗәсендә Украина бүлгәләнә башласа, Кырым Украинадан аерылса, Төркия Кырымга ия булу хокукына дәгъва итә ала дип язып чыкты. 1783 елда Төркия һәм Русия арасында Күчүк Кайнарҗа килешүе буенча Кырымның мөстәкыйль булырга хакы юк. Ул мөстәкыйльлек игълан итсә, Төркия аны кире үзенә кайтара ала. Бу аңлашу көчтән чыкмаганын дип газета.

“Безнең Кырым” кырымтатар яшьләр оешмасы исә Украинаның иминлек хезмәтен һәм эчке эшләр органнарын бәянәтнамәләр кабул иткән Кырым Югары Радасы депутатлары чыгышларына хокукый яктан бәя бирергә, аларны җаваплылыкка тартырга чакырды.

5 февраль көнне Кырым Югары Радасы рәисе Константинов Кырымдагы җәмәгать оешмалары вәкилләрен җыйды. Анда Кырым Югары Радасы каршында милләтләр пулатын барлыкка китерү турында фикер алышу булган.
XS
SM
MD
LG