Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:30

Русиядә кеше хокукларын яклаучы “Агора” исемле оешма яңа хисабында 2013 елда блогерларга каршы җинаять эшләре ачылуның ике мәртәбәдән дә күбрәк артуын белдерә.

Оешма белдерүенчә, Русиядә 2012 елда блогерларга каршы 103 җинаять эше ачылган булса, былтыр андый очраклар саны 226га җиткән.

“Агора” хисабында блогерларга карата физик һөҗүмнәрнең дә артуы турында языла.

Шулай ук 2013 елда блогерларга карата административ җәзалар кулланып интернетта аларның сәхифәләренә киртә кую очраклары да ике мәртәбәдән дә күбрәк артып 514кә җиткән.

Кеше хокукларын яклау оешмалары Владимир Путин 2012 елда президент кәнәфиенә кайтканнан бирле интернетта мәгълүмат иреген чикләүләрнең арта баруын әйтеп килә.

1 февральдән гамәлгә кергән яңа канун, әгәр дә хакимият берәр интернет сәхифәсендәге материалны “экстремистик” дип исәпләсә, шул исәптән ул сәхифә хакимият тарафыннан рөхсәт ителмәгән протест чарасына чакырса, хакимияткә андый сәхифәне ябып кую вәкаләте бирә.

Хисапта ноябрь аенда Ростов-Дон шәһәрендә булган очрак та искә алына. Анда журналист Сергей Резник җирле хөкемдарны тәнкыйтьләгән өчен елъярымга иректән мәхрүм ителде. Резникны шулай ук билгесез кешеләр кыйнап та киткән.

Берничә ел элек Русиядә коррупция очракларын фаш итүе белән киң танылган блогер Алексей Навальныйга каршы да хакимиятләр төрле гаепләүләр белдерде.

“Агора” хисабында “ВКонтакте”дагы язмалары өчен кимендә 30 кешегә карата җинаять эше ачылуы турында языла.

Интернеттагы эшчәнлекләре өчен блогерларга һөҗүм очраклары былтыр шулай ук нык арткан. 2013 елда Петербурда андый һөҗүмнәр 48 мәртәбә теркәлгән. Дагыстан, Алтай республикасында һәм Кострома төбәгендә дә блогерларга һөҗүмнәр ешайган.

АКШтагы Freedom House оешмасы интернеттагы иреклекләр турындагы соңгы хисабында Русияне өлешчә ирекле илләр исемлегенә кертеп Азәрбайҗан, Казакъстан һәм Кыргызстан белән бер дәрәҗәгә куйган иде.

Ул хисапта Русия “күзләү технологияләрен һәм ысулларын арттыручы” һәм аларны элекке совет республикаларына таратучы үзенчәлекле ил буларак бәяләнде.

XS
SM
MD
LG