Accessibility links

Миңнеханов Олимпиада вакытында бәла-казалар булдырмау өчен көчәйтелгән эш режимына күчәргә чакырды


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Олимпия уеннары барган вакытта республикада бернинди дә гадәттән тыш хәлләр булдырмау бурычының үтә мөһим булуын әйтте.

“Без Универсиадада иминлекне тәэмин итү имтиханын бик югары билгегә бирүгә ирештек. Казан Универсиадасы үрнәге Сочидагы кышкы Олимпия уеннарында да кабатлансын иде. Олимпиада вакытында Татарстанда бәла-казалар булдырмау өчен, көчәйтелгән эш режимына күчәргә кирәк, бу энергетикларга да, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә дә, юл челтәрендә эшләүчеләргә, хокук саклау структураларына да кагыла”, - дип белдерде ул Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының узган елга нәтиҗә ясау утырышында.
XS
SM
MD
LG