Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия барлык илләрне «Олимпия татулыгына» чакыра


Русия Сочида узачак Олимпиада вакытында «Олимпия татулыгы»на чакырды. Мондый белдерү Русия тышкы эшләр министрлыгы рәсми сәхифәсендә урын алган.

«Русия Олимпиада оештыручы һәм уздыручы ил буларак барлык кораллы низаг төркемнәрен илләренә һәм кыйтгаларына карамастан «Олимпия татулыгы»на чакыра. Беренче чиратта безнең чакыру Сүриягә кагыла», диелә анда.
XS
SM
MD
LG