Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда Ризаэтдин Фәхретдинне искә алдылар


Ризаэтдин Фәхретдиннең 155 еллыгына багышланган язмалар
Ризаэтдин Фәхретдиннең 155 еллыгына багышланган язмалар

2 февральдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар драма театры бинасында мәгърифәтче, дин әһеле, язучы, педагог, мөхәррир Ризаэтдин Фәхретдиннең 155 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте. Кичәдә өлкәнең татар җәмәгатьчелегеннән тыш, Әлмәт кунаклары катнашты.

Татарстаннан читтә яшәүче татарларның андый галимнәрне онытмаулары татар дөньясына зур бәя бирү дигән сүз. "Ризаэтдин Фәхретдин кем булган?" дигән сорауга беркем дә бер генә сүз белән җавап бирә алмастыр, мөгаен. Чөнки ул бер үк вакытта киң колачлы, казанышлары төпле тарихчы да, сизгер йөрәкле, нәфис каләмле әдип тә,тәрбия эшенә барлык гомерен багышлаган ялыкмас педагог та.

“Сиңа, халкым, минем хезмәтем...” исем белән аталган Ризаэтдин Фәхретдиннең 155 еллыгына багышланган тантаналы чараның төп оештыручысы – өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте. Соңгы вакытта гына да төбәк татар җәмәгатьчелеген, татар авыллары вәкилләрен һәм татар яшьләрен мохтарият берләштереп оештырган бу кичә икенчесе иде.

Кичә барышында
Кичә барышында
Кичәне өлкә диния нәзарәте рәисе, мөфти Габделбарый хәзрәт Хәйруллин ачып җибәрде. “Ризаэтдин Фәхретдин – иң чын тарихыбызны язган шәхес. Үзебезнең милләттән булганына без аның белән горурланабыз. Аның иң актив вакыты Оренбур белән бәйле. Монда ул дини һәм фәнни мәкаләләрен бастырды, “Хөсәения” мәдрәсәсендә укытты, “Шура” журналының мөхәррире булды. Бу журнал Русиядә генә түгел, башка төрки телле илләрдә дә дан казанды. Бүген Ризаэтдин Фәхретдиннең мирасын кайтарырга, өйрәнергә кирәк. Аны искә алу кичәсе мәрхүмгә дога булып барсын, рухы шат булсын”, диде мөфти.

Ризаэтдин Фәхретдиннең туган авылы Кичучат турында фильм күрсәтелде. Ул 12 ел дәвамында Оренбурда яши. 1906 елда оешкан һәм бүгенге көндә Хөсәен Ямашев исемен йөрткән татар китапханәсе әлеге шәхес белән бәйле, шул елларда ул танылган “Хөсәения” мәдрәсәсен дә җитәкли. Педагогика мәсьәләләренә багышлаган 80ләп китап һәм фәнни хезмәт авторы. Бүгенге көндә дә имамнар әзерләүче “Хөсәения” мәдрәсәсе мөгаллимнәре Риза Фәхретдин китапларына таяна.

Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Руслан Зәбиров төрле районнардан килгән тамашачыларга рәхмәтен белдерде.

“Узган елны бу залда без Әхмәт бай Хөсәеновны искә алган идек. Бүген менә танылган галимебез турында сөйлибез. Бәйрәмгә кайбер чакырылган кунаклар Риза Фәхретдиннең кем икәнен дә белмиләр иде, бу кичәдә алар үзләре өчен ачыш ясадылар”, диде Руслан Зәбиров.

Ризаэтдин Фәхретдиннең 155 еллыгына багышланган тантаналы чарада
Ризаэтдин Фәхретдиннең 155 еллыгына багышланган тантаналы чарада
“Әйе, без – оренбурлар, Риза Фәхретдинне якташыбыз дип тә әйтә алабыз, чөнки ул 12 ел дәвамында шәһәребездә яшәгән. Алтын приискалар хуҗалары, бертуган Рәмиевләр чакырулары буенча, казыйлыгын ташлап, Уфадан Оренбурга килә. Монда ул “Вакыт” гәзитенең икенче мөхәррире, “Хөсәения” мәдрәсәсендә директор һәм укытучы булып эшли. Әмма аның иң актив эшчәнлеге 1908 елның гыйнварында башлана: ул “Шура” журналының мөхәррире булып билгеләнә һәм 10 ел дәвамында шул вазифаны үти. Аена ике тапкыр чыккан басма калганнардан күпкә үзенчәлекле булып аерылып тора. Фәхретдиннең күп сандагы публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре нәкъ менә шул “Шура” битләрендә басылып чыга”, дип сөйләде “Яңа вакыт” гәзитәсе хәбәрчесе Әлфия Габделхаликова.

Өлкәдә чыгып килгән “Яңа вакыт” гәзитенең мөхәррире Фәннур Гайсаров үз чыгышында 2009 елда Ризаэтдин Фәхретдиннең 150 еллыгына багышланган чаралар турында әйтте. Галимнең эшчелегенә тукталды, китаплары турында сөйләде.

Оренбурда яшәгән чорда язучы 90 китап чыгара һәм фәкать “Шура” битләрендә генә 313 зур күләмле мәкалә дөнья күрә. Шәһәрдә мәгърифәтче белән бәйле булган тарихи урыннар аз түгел. Мәсәлән, Правда урамы 9нчы йортта заманында Риза Фәхретдин яши.

Шулай да Риза Фәхретдиновның исемен Оренбур якларына төбәкне өйрәнүче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәдинә Рәхимкулова кайтарды дисәк тә, ялгыш булмас. Ул хәзер арабызда юк инде. Мәдинә ханым тырышлыгы белән хәзерге шрифтка һәм телгә күчерелеп галимнең “Әхмәт бай”, “Җәвәмигуль кәлим шәрхе“ китаплары дөнья күрде, аларны үз акчасына бастырды, шулай ук Фәхретдиннең яшәгән йорты урынында истәлек тактасы куелуда зур көч куйды.

Бәйрәмгә мәгърифәтченең туган якларыннан – Әлмәттән кунаклар килгән. Сәлахов Ильяс – Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры. Үз чыгышында ул туган шәһәре белән таныштырды һәм оренбурларга Татарстан якларын тасвирлаган сурәт белән Ризаэтдин Фәхретдиннең китапларын бүләк итте. Шулай ук Ильяс Сәлахов әлеге ай ахырында Әлмәттә Ризаэтдин Фәхретдингә багышланган конференциядә катнашырга чакырды.

Кичә талантлы мәктәп балаларының чыгышлары белән үрелеп барды. Татар Каргалы мәктәбе укучылары Тукай әкиятен сәхнәләштерсә, Оренбурның татар мәктәбе укучылары үзләрен нәфис сүз остасы һәм оста җырчы буларак танытты.
XS
SM
MD
LG