Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малала Йосыфзаи «Балалар Нобель бүләгенә» тәкъдим ителгән


16 яшьлек пакыстанлы Малала Йосыфзаи «Балалар Нобель бүләгенә» тәкъдим ителгән. Билгеле булганча кызларны белем алуга чакырган Малаланы талиплар үтерергә теләгән иде.

Йосыфзаидан тыш, әлеге бүләккә белем бирү-агарту эше белән шөгыльләнгән американлы Джон Вуд һәм Непалдан балалар хокукларын яклау хәрәкәте активисты, ата-аналары төрмәдә булган Индира Рамангар тәкъдим ителгән.

Швециядә булдырылган әлеге бүләк балалар хокуклары өчен көрәшүчеләргә бирелә. Аның күләме – 50 мең доллар.
XS
SM
MD
LG