Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшен балалары җыр-биюдә сәләтен күрсәтте


Керәшен балалары җыр-биюдә сәләтен күрсәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:48 0:00

Биш яшьлек Никита Руссов күңелле җыр белән тамашачыларның игътибарын җәлеп итте

5 гыйнварда Казанның Татар дәүләт филармониясе залында "Туым җондозы" VI керәшен җырлары яшь башкаручылар фестиваленең гала-концерты үтте. Тамашачы азрак булса да, сәхнәдә чыгыш ясаучылар биш дистәдән артык һәм күбесе балалар иде.

Керәшеннәрнең "Туым җондозы" - "Раштуа йолдызы 2014" халык җырларын яшь башкаручылар фестивале Татарстаннан тыш Башкортстан, Удмуртия, Чиләбе өлкәләрен дә колачлый алган. Конкурста катнашучы башкаручылар һәм ансамбльләр арасында балалар күп, иң яшенә 5 яшь иде.

Йомгаклау концертында нәкъ менә биш яшьлек Никита Руссов күңелле җыр белән тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Зал тулы булмаса да, концерт караучылар катнашучыларга җылы алкышларын кызганмадылар. Бигрәк тә балалар булган чыгышлар тамашачыларда елмаюны арттырды. Күрәсең оештыручылар яңа буынның милли җыр-биюләрдә үсүен күрсәтергә тырышкан.

Конкурс солист-вокалчылар, фольклор ансамбльләре арасында узган. Зона этаплары Татарстанның Тукай, Питрәч, Алабуга, Кайбыч районнарында үткән.

Гала-концертта чыгыш ясаучылардан "Җанагай", "Сүрәкәй", "Бәрмәнчек"не аерып әйтергә була.

Оештыручылар фестивальдә катнашучыларны өч яшь аермасына бүлеп билгеләде: балалар (5-11 яшь), яшүсмерләр (12-17), яшьләр (18-30).

Төп бүләк - Гран-при - Казаннан Лилия Җиһаншина белән Ләйсән Хафизова дуэтына бирелде.

XS
SM
MD
LG