Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпиаданың рәсми ачылышы 20 сәгать 14 минутта «Фишт» стадионында булачак


Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары Казан вакыты белән бүген 20 сәгать 14 минутта «Фишт» стадионында ачылачак. Әлеге стадион уеннарны тантаналы ачу һәм ябу өчен махсус төзелгән. Җиңгән спортчыларны котлау да шунда булачак. «Фишт» Европада иң зур булган ябык боз сарайларның берсе.

Тантаналы ачылышның эчтәлеге әлегә сер итеп саклана. Бары тик Русия вәкиллегенең Олимпия аренасына «Тату» төркеменең "Нас не догонят" җыры башкаруында чыгачаклары билгеле.

Русия җыелмасының байрагын бобслеист Александр Зубков алып чыгачак. Ул 2006 елда Туринда узган Олимпиадада көмеш медаль, 2010 елны Ванкуверда бронза яулаган иде. Моннан тыш ул дөнья чемпионы һәм дүрт тапкыр Европа чемпионы.
XS
SM
MD
LG