Accessibility links

Обама Путин белән мөнәсәбәтләренә бәя бирде


АКШ президенты Барак Обама Русия президенты Владимир Путин белән мөнәсәбәтләре салкын булмавын әйтте. Бу хакта ул NBC телеканалына биргән әңгәмә вакытында белдерде.

“Мин бу мөнәсәбәтләрне салкын дип әйтмәс идем. Дөресен генә әйткәндә очрашканда без күп сөйләшәбез. Безнең аралашуда юмор һәм фикер алышу күп”, диде Обама.

Халыкта Путинның кырыс кеше булуы турында туган фикерне Обама аның җәмәгатьчелек алдындагы стиле дип атады. “Ул читтән күзәтергә һәм безнең уртак әңгәмәләр вакытында ямансулаган булып күренергә ярата”, диде ул.

Сочидагы Олимпиадада иминлек булдыру мәсьәләсенә килгәндә, Обама Русиягә террор гамәлләре булдырмау өчен бик зур тырышлыклар куярга туры килгәнен аңлавын әйтте.
XS
SM
MD
LG