Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов Башкортстан спортчылары өчен җан ата


Рөстәм Хәмитов "Салават Юлаев" такымы белән Гагарин кәсәсен җиңүен бәйрәм итә (архив фотосы)
Рөстәм Хәмитов "Салават Юлаев" такымы белән Гагарин кәсәсен җиңүен бәйрәм итә (архив фотосы)

Башкортстаннан Сочи Олимпиадасында 14 спортчы катнаша. Республика президенты Рөстәм Хәмитов анда катнашучы спортчылар өчен җан атачагын белдерде.

Башкортстаннан Сочи Олимпиадасында 14 спортчы катнаша. Паралимпиядә исә 5 спортчы катнашачак. Олимпиадада катнашкан 14 спортчының дүртесе милләттәшләребез: трамплиннан сикерүче Илмир Хаҗетдинов, шорт-тректа ярышучы Руслан Захаров, чаңгыда чабышучы Эрнст Яхин һәм бобслейчы Илвир Хуҗин.

Трамплиннан сикерүче Илмир Хаҗетдинов
Трамплиннан сикерүче Илмир Хаҗетдинов
Башкортстан президенты алтын медаль өчен 1,5 миллион, көмеш медаль өчен 1 миллион, бронзага ярты миллион сум акча биреләчәген белдерде.

“Без җиңүче спортчыларны бүләкләү чыгымнарына әзер. Җиңүчеләр күбрәк булсын иде әле. Мин Башкортстанның барлык спортчылары өчен дә җанатар”, диде ул 7 февраль “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә.

Башкортстаннан Олимпиадада 800 волонтер катнаша. Шулай ук республиканың “Юлдаш” телевидениесенең 30дан артык хезмәткәре эшли. Мондый бәхеткә Русиянең 10 телеканалы хезмәткәрләре генә лаек булган.

Олимпиадада катнашкан спортчыларга сыйлану өчен 5 тонна башкорт балы да җибәрелгән.
XS
SM
MD
LG