Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар шәһәр мохтариятендә мөдир алмашынды


Линар Сабиров
Линар Сабиров

Самар шәһәр мохтариятенең яңа мөдире итеп Линар Сабиров расланды.

Узган ел ахырында Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтариятендә гөрләтеп эшләүче рәис һәм аның мөдире бергә китеп бардылар. Февраль башында Самар шәһәр мохтарияте мөдире Илдар Тренгулов та үз теләге белән вазифасыннан китте. Шул уңай белән ул исәп-хисап тотты.

Соңгы елларда шәһәр мохтарияте берсеннән-берсе зур проектларны тормышка ашырып килде. Апрель аенда "Татар балалары җырлый" исемле бәйрәм каланың бер зур мәдәни чарасына әйләнде. Төрле авыллардан килгән балалар, шәһәр укучылары тырышып-тырышып татар көйләрен суздылар, канатланып биеделәр, татар шагыйрьләренең әсәрләрен сәнгати биеклектә укып позиядән аерылып баручы олыларны хисләндерделәр. Мондый чараларны уздыру зур чыгымнар таләп итә. Йөзгә якын баланы ике мәртәбә ашатырга кирәк. Тамашадан соң һәммәсенә букча тутырып күчтәнәчләр дә бирергә кирәк. Балалар бит! Кулына бүләк тоткан нарасыйның йөзендәге шатлыктан да зур бәхет юк сыман. Балаларны җырлатып-биетеп кенә калмыйлар, әле шул ук тамашага Казан артистларын чакырып олуг сәнгать үрнәкләрен дә күрсәтәләр.

Шәһәр мохтариятенең икенче зур проекты - ул көзләрен "Сөмбелә" бәйрәмен уздыру. Өлкәбезнең татар авылларындагы уңган фермерларын чакырып, аларның уңышларын залдагы меңгә якын кешегә сөйләп, затлы бүләкләр бирүне мохтарият гадәти хәлгә әйләндерде. Татар үз күңелен үзе күрергә өйрәнде.

Илдар Тренгулов үзенең чыгышында тамашаларны уздыруда ярдәм иткән шәхесләрне, матди ярдәм күрсәткән эшбатырларны мактап, рәхмәт сүзе белән искә алды. "Миңа Илдар Тренгулов белән эшләве бик җиңел булды. Зур укымышлы. Татар тарихын яхшы белә. Телебезне, мәдәниятебезне дәртләнеп пропагандалаучы. Мин аның ир-ат сыйфатларына да тукталасым килә. Илдар - чын татар ире. Яхшы фатир сатып алды. Евроремонт ясады. Чит ил машинасын булдырды. Өйләнде. Татар гаиләсен корды. Мөдирлектән китсә дә, шура әгъзасы булып калачак", диде мохтарият рәисе Рифкат Хуҗин.

Җыелышта яңа мөдир сайланды. Каршылыксыз гына Линар Сабиров расланды. Линар милли хәрәкәттә моңа кадәр катнашмаса да, "Яктылык" мәктәбендә ата-аналар комитеты рәисенең урынбасары булып эшли. Баласы шунда белем ала. Эшбатыр. Намазда. Телне яхшы белә. Утыз биш яшьлек ирнең ташпулат салып керүе - үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Ике бала атасы. "Моның белән генә чикләнергә исәп юк, хатынны герой-ана ясыйсы бар", дип елмаеп әйтеп куйды.

Соңгы елларда Самар өлкәсендә күзгә шул ташлана. Милли хәрәкәткә таза, көчле, намазчы, уңган, булдыклы бай яшь татар ирләре килә.
XS
SM
MD
LG