Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаев Казакъстанны "Казакъ иле" дип үзгәртергә тәкъдим итә


Нурсолтан Назарбаев Сочи Олимпиадасына "Казакъстан" дип язылган очкычта килде. Адлер һава аланы, 7 февраль 2014
Нурсолтан Назарбаев Сочи Олимпиадасына "Казакъстан" дип язылган очкычта килде. Адлер һава аланы, 7 февраль 2014

Нурсолтан Назарбаев Казакъстанны "Казакъ иле" дип үзгәртү мәсьәләсен күтәрде. Чит илләрдә Татарстанны Казакъстан белән бутаучылар шактый.

Президент Нурсолтан Назарбаев "стан"ны алып атып "Казакъ иле" дип үзгәртү тәкъдимен Атыраудагы интеллектуаль мәктәпкә баргач әйтте.

"Башка Үзәк Азия илләрендәге кебек безнең илнең дә "стан" дигән сүзе бар. Шул ук вакытта чит ил кешеләре ике миллион гына халкы булган Монголия белән күбрәк кызыксына. Бәлкем безгә дә киләчәктә ил исемен "Казакъ иле" дип үзгәртү мәсьәләсен карарга кирәктер. Әмма башта бу хакта халык белән киңәшләшергә кирәк", диде ул.

Бәйсез журналист Сергей Дуванов президентның халык белән киңәшләшергә кирәк дигән сүзләренә бик ышанып җитми. Аның әйтүенчә, җитәкчеләр авызыннан чыккан сүз инде әллә ни тикшерелми.

Казакъстанны "Казакъ иле" дип үзгәртүне хуплаучылар булган кебек, тәнкыйть итүчеләр дә җитәрлек. Социаль челтәрләрдә фикер белдерүчеләр икегә бүленде.

"Казакъ иле" һәйкәле
"Казакъ иле" һәйкәле
​Мисал өчен Казакъстан парламентының элекке депутаты Морат Абенов моны "буыннардан килгән хыял" дип атады.

Икенчеләре әлеге исем үзгәртү казнага шактый кыйммәткә төшәчәк дип саный, чөнки ул очракта кануннарны, барлык документларны яңадан эшләргә кирәк булачак.

"Бу проблемнарны оныттыру өчен күз буяу булып тора. Барысы да бәяләр артуны, илдәге тәртипсезлекләрне онытты. Социаль челтәрләдә нәкъ шул "актуаль" мәсьәлә турында гына сүз бара. Болай булганда без коллар булып калачакбыз", диде Facebookта Анатолий Иванов дигән кеше.

Политолог Айдос Сарым әлеге мәсьәлә казакъ патриотларына бер сигнал булып тора, чөнки алар соңгы берничә елда илне “Казакъ республикасы” яки “Казакъия” дип үзгәртергә тәкъим итеп килүен әйтте.

“Бу тарихи исемне торгызу өчен вакыт килеп җитте”, диде сәясәтче Дос Кешим.
Аның сүзләренчә, элек бу демографик хәл сәбәпле тоткарланса, хәзер инде исемне алмаштыру өчен мөмкинлек туды һәм бернинди референдумнар уздырып тору кирәк түгел.

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев соңгы елларда казакъ халкына мөһим булган берничә мәсьәләне күтәрде. Ул 2012 елгы юлламасында казакъ әлифбасын латинга күчерүне 2015 елга кадәр әзерләргә кушкан иде. Шулай ук ул Яңа елны Нәүрүздән башлауны да дөрес дип санавын әйтте.

“Казакъстанда Яңа елны әле һаман да Петр I календаре белән каршы алу гадәте бара, кытай һәм кореялар аны үз календаре нигезендә уздыра”, диде ул.

Билгеле булганча, чит илләрдә әлегә кадәр Татарстанны Казакъстан белән бутау сизелә. Мисал өчен берничә ел элек бу хакта Мадридка халыкара күргәзмәгә барган Татарстан вәкиле Айдар Камилянов та Азатлыкка сөйләгән иде.
XS
SM
MD
LG