Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар хокуклары вәкиле чит илгә тәрбиягә бирүне тыймаска чакыра


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстан балалары хокукларын яклаучы Гүзәл Удачина Дәүләт шурасы депутатларын чит илләргә балаларны тәрбиягә бирүне тыйганчы утырып сөйләшергә чакырды.

Татарстан балалары хокуклары омбундсмены Гүзәл Удачина Дәүләт шурасы депутатларына мөрәҗәгать итеп, Гаилә кодексына үзгәреш кертү турындагы яңа канунны 13 февраль булачак утырышта ук кабул итмәскә чакырды. Азатлык белән әңгәмәдә ул үзенең бу адымын аңлатты.

– Гүзәл ханым, Сезне бу мөрәҗәгатегез өчен интернетта "кыю ханым" дип атадылар...

– Дәүләт шурасы комитетында бу мәсьәләнең каралачагын ишеткәч ясадым мин бу мөрәҗәгатьне. Шундый катлаулы мәсьәләдә бернинди дә киңәшләшү булмыйча комитет депутатларга бу яңа канунны кабул итәргәме-юкмы дигән сүзен әйтергә тиеш, гади генә. 13 февраль булачак утырышта ул тавышка да куелырга мөмкин. Ә мәсьәлә бик катлаулы. Шуңа күрә мин депутатлардан бик уйлап эш итүләрен үтенәм. Сәбәбе нәрсәдәме? Бу канун чит илләргә балаларны тәрбиягә бирүне тыю турында гына түгел. Әлеге канун Гаилә кодексына үзгәрешләр кертәчәк. Бу тәкъдим ителгән канун өлгесе кабул ителә калса, чит ил ватандашлары тәрбиягә балаларны безнең илдән ала алмаячак. Чыгарма алар бу балага туган туры килсә генә ясалачак.

– Татарстаннан чит илгә алынган балалар күпме?

– Юк. Бу сан төбәктән төбәккә аерыла. Кайбер төбәкләрдә йөзләгән бала чит илләргә җибәрелә. 2013 елда чит ил ватандашлары гаиләләренә тәрбиягә Татарстаннан дүрт бала алынган. 2012 елда - 13 бала. 2011 елда - 21 бала булган. Бу очраклар чыннан да аз.

– Бу саннарны нәрсә белән аңлатасыз?

Гүзәл Удачина
Гүзәл Удачина
– Беренчедән, Татарстан федераль канунны тулысынча үти. Чит илләргә Русия гаиләләренә тәкъдим ителеп алар берничә тапкыр баш тарткан балалар гына тәкъдим ителә. Бик күп бала шуңа күрә чит ил ватандашларына эләкми, алар үз гаиләләрен монда таба. Икенчедән, тәрбиягә яңа гаиләләргә бирүне контроль итүче Мәгариф һәм фән министрлыгы үз эшен бик яхшы башкара. Сыйфатлы, тикшерелгән, еллар дәвамында тәҗрибә тупланган эш бу Татарстанда. Бала алырга теләгән һәркем килде дә - ишек ачык - бу юк бездә. Алар барысы да ныклы тикшерү аша үтә. Шуңа күрә уллыкка-кызлыкка чит илләргә бездән алынган балалар турында беркайчан да коточкыч хәбәрләр ишеткәнебез юк.

– Татарстаннан балаларны кайсы ил ватандашлары алды моңарчы?

– 2011 елга кадәр АКШ ватандашлары да ала иде. Хәзер Италия, Германия, Испания ватандашлары алганы бар.

– Татарстан депутатлары сезнең бу сүзегезне тыңлап тавыш бирүгә кадәр фикер алышу, җәмәгать тыңлаулары оештырырга риза булыр дип көтәсезме әллә Мәскәү кушамы бу канунны тизрәк кабул итәргә?

– Мәскәү кушмый аны, белмим анысын. Бу канун өлгесен Русия хөкүмәте кертми. Аны Кемерово өлкәсе канун чыгару шурасы әзерләп Думага керткән дип беләм. Өмет бар, депутатларның ашыкмыйча фикер алышырга башлары җитәр, дип уйлыйм. Бу канун бит Балалар хокуклары конвенциясенә дә каршы, Русия аны имзалаган. Тагын соңгы елларда Русия имзалаган халыкара мөнәсәбәтләр һәм балаларны тәрбиягә алуга кагылган берничә халыкара килешүгә каршы килә.

Мине борчыганы шул - бу хакта беркайда да әйтелми, бер сүз дә юк. Белгечләр фикер алышмаган, төрле төбәкләрнең балалар хокуклары вәкилләре бер-берсе белән сөйләшмәгән бу хакта, килде дә чыкты бу мәсьәлә. Җәмәгатьчелек фикере кирәк монда.
XS
SM
MD
LG