Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул һава аланында Харьковтан килгәндә урланган очкычны тикшерү бара


Истанбулның Сабиһа Гөкчен һава аланында Paegasus ширкәтенең Харьковтан килгән очкычын тикшерү бара. Ул һавада чакта анда бомба булу кисәтүе алынган иде, рәсмиләр мәгълүматына караганда, очкычны урлаучы, Украина ватандашы, аның Сочигә юл алуын теләгән. Лайнер төрек кораллы көчләренең F-16 һөҗүм очкычы озатуында Истанбулга төшерелгән. Хәзерге вакытта ул һава аланының иминлек зонасына куелган. Очкычта 110 юлчы бар дип әйтелә.
XS
SM
MD
LG