Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:12

Лилия Сәлахетдинова мәчеттә иҗатташ дуслары белән очрашты


Инвалид-шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың "Ярдәм" тернәкләнү үзәгендә иҗат кичәсен үткәрүе яшь әдипләр, татар яшьләре өчен гыйбрәт алырлык хәл булды.

Лилия физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан бүгенге көндә ике китап авторы. 2012 елда "Иҗатымда минем тормышым", былтыр "Күңелем көндәлеге" исемле икенче шигырьләр китабы дөнья күргән.

5 февральдә "Ярдәм" тернәкләнү үзәгендә "Тормышымның бер көне” исемле кичәдә Лилия Сәлахетдинова соңгы китабын тәкъдим итте һәм Вконтакте челтәрендә танышкан иҗатташ дуслары белән очрашты. Ул аларның кайберләре белән еллар буе аралашса да, беренче тапкыр шушы мәчеттә күреште.

Лилиянең бу Казанда тәүге иҗат кичәсе булды. Әлеге чарада ул интернет аша Татарстаннан тыш Башкортстан яшьләре белән дә элемтәдә торыун күрсәтте. Күпләр аны виртуаль белсә, бу көнне Лилия сынаулардан курыкмый торган, тәвәккәл, батыр татар кызы булып түрдә утырды. Яшь шагыйрәнең якташы, Татарстанның Буа якларыннан булган билгеле балалар шагыйрәсе Йолдыз Шарапова Лилия Сәлахетдинованы татар милләтенең батыр үрнәге дип атады.

"Ярдәм"дәге иҗат кичәсенә Казан шәһәренең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов та килгән иде. Ул да тернәкләнү үзәгендәге изге эшләргә һәм Лилиянең шундый хәлдә дә матур шигырьләр язып, әдәби-музыкаль очрашулар оештыруларына соклануын белдерде.

Лилия беренче сүз итеп оештыручыларга һәм аны "Ярдәм" үзәгенә чакыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерде.

"Кичерешләр бик күп, аларны сүз белән аңлатып та бетереп булмый. Иң мөһиме республика күләмендәге иҗатыма багышланган тәүге чарам "Ярдәм" мәчете бинасында үтүенә бик тә сөенәм. Аллаһ йортында башланган эшнең уң буласына шик юк иде. Аллага шөкер, китап чыгу сөенечемне уртаклашырга Татарстанның төрле нокталарыннан бик күп иҗатташ дусларым килде. Мамадыш, Чистай, Балык Бистәсе һәм башка шәһәрләрдән кунаклар катнашты. "Ярдәм" мәчете дөньяда сукырлар өчен бердәнбер дин нигезләрен өйрәтүче реабилитация үзәге һәм анда дини курслар узуы сәбәпле чарада хаттә Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Үзбәкстаннан, Франциядән дә кешеләр булды. Аларның күбесе татарча аңламасалар да, минем өчен шулкадәр куанып утырдылар һәм концерттан соң яныма килеп "Лиля, а мы и не знали что ты у нас такая" дип танышуларына горурланып фикерләрен җиткерделәр.

Ышанып та булмый. Әле күптән түгел хаттә планда да булмаган чара инде узды да. Концерт тәмамлангач, "Тормышымның бер мизгеле" диясе килде, чөнки атна буе көтеп алган сәгатьләр, сиздермичә үтте дә китте.

Шушы чараны оештырырга тәкъдим иткән "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовка, Мәликә ханым Гыйлметдиновага зур рәхмәтләремне җиткерәм. Бик зур рәхмәтләрем чараны алып барган искиткеч тамада Гамил абый Нурга. Аппаратура алып килеп концертның операторы булган һәм искиткеч җырын бүләк иткән Руслан абый Баһадурга һәм барлык килгән дусларыма, тамашачыларга бик зур рәхмәт!" диде Лилия Сәлахетдинова.

XS
SM
MD
LG