Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:54

Мәскәүдә Әсәдуллаев йортының 100 еллыгына багышланган очрашу узды


Сулда: Нурзидә Чанышева, уңда: Марат Сәфәров

Сулда: Нурзидә Чанышева, уңда: Марат Сәфәров

7 февральдә Мәскәүнең Некрасов исемендәге китапханәсендә Әсәдуллаев йортының 100 еллыгына багышланган "Мәскәү өстендә алтын ярымай йөзә" дип аталган очрашу узды.

Кичәне милли-мәдәни мохтарияттә сайлаулар узганнан соң мәдәни үзәк китапханәсе эшеннән киткән Нурзидә Чанышева әзерләгән. Очрашуны Некрасов исемендәге китапханәдә уздыру да очраклы түгел. Чөнки ул китапханә фондында күп кенә татар китаплары саклана. Заманында, әле Әсәдуллаев йорты татарларныкы булмаган вакытта, Мәскәүдә татар язучылар белән очрашуларны данлыклы Якуб Чанышев шушы китапханәдә уздыра торган булган.

Очрашуда яшь галим, педогогия фәннәре кандидаты Марат Сәфәровның чыгышы аерым игътибарга лаек булды. Әсәдуллаев йортының 100 еллыгына багышланган чыгышын ул шул йортка мөнәсәбәте булган, йортның беренче ачылыш елларында аның эшенә үз өлешен керткән данлыклы татар кешеләренең язмышы белән бәйләп алып барды. Очрашуга килгәннәргә XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге тормышын яктыртты. Ике ел элек бу дөньядан киткән, Ерзиннар нәселеннән булган 101 яшьлек Рауза Кастрованың тәрҗемәи хәлен яхшы өйрәнгән Марат Сәфәров ул заманда яшәгән сәүдәгәрләр тормышын да, дин әһелләре язмышын да, аерым әйткәндә, Муса Бигиев, Абдулла Шәмсетдинов, данлыклы Ерзиннар, Бурнашевлар, Ширинскийлар, Вергазовларның тормышларына да кагылды.

Аның чыгышында аерым урынны 1920-1930 елларда яшәгән, татар йорты белән тыгыз элемтәдә булган Сара Шакулова, Газиз Айдарский, Сара Садыйковаларның эшчәнлеге урын алган иде. Шулай ук мәдәни үзәктә эшләп килгән Муса Җәлил җитәкчелегендәге әдәби түгәрәк эшчәнлеге турында да мәгълүматлар булды. Аның чыгышы ул заманда ук эшләнгән фоторәсемнәр күрсәтү белән берлектә алып барылды. Кичәдә шулай ук Рауза Кастрова турында төшерелгән тасма да күрсәтелде.

Әсәдуллаев йорты эшчәнлегендә Сара Шакулованың исеме аерым урын алып тора. Сара Шакулова XX гасырның егерменче елларында Әсәдуллаев йортына урнашкан Нариман Нариманов исемендәге мәктәпнең директоры булган. Сүз уңаенда шунысын да әйтергә кирәк, бүгенге көндә бу мәктәп турында сүз чыкканда аның революционер Нариманов исемендә булганы телгә алынмый.

Нариманов исемендәге татар мәктәбе. Уртада - мөдир Сара Шакулова

Нариманов исемендәге татар мәктәбе. Уртада - мөдир Сара Шакулова


Шакулова Сара Касыйм кызы (1887-1964) - педогог, мәгариф белгече, математикадан югары белемгә ия булган беренче татар хатын-кызы. Ул Касыйм шәһәрендә сәүдәгәр Сәет Шакуловлар гаиләсендә туган. Аның әтисе шәһәрнең шәрәфле гражданины Касыймхан Хөсәен улы Шакулов (Сәет Шакулов) тире-мех эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнгән. Аның туганнан-туган сеңлесе Гайшә Батыргәрәй кызы Шакулова данлыклы Галимҗан Барудиның тормыш иптәше булган. Әнисе Фатыйма Дебердиева Сембер якларындагы Дебердиев, Акчуриннар нәселеннән. (Фамилия алдына куелган Сәет кушымтасы шәҗәрә нигезендә ул нәселнең тамырлары Мөхәммәт пәйгамбәргә барып тоташканны күрсәтүче ишарә икәнлеге билгеле).

Шакуловлар гаиләсендә дөньяга җәдитчелек карашы булган. Алар дини йолаларны, гореф-гадәтләрне катгый тоту белән бергә, чит телләрне, музыка, Европа мәдәниятен дә өйрәнгәннәр. Сара Шакулова берничә ел Касыймов янындагы Торбаева авылында җәдитчә оештырылган мәктәптә укый. Анда ислам нигезләрен, татар телен өйрәнә. 1905 елда Касыймда рус телендә кызлар гимназиясен тәмамлый. Аннан соң Петербурдагы тәрбиячеләр әзерли торган курсларда укый. 1907 елдан соң педогог Лесгафт оештырган ул курслар ябыла һәм Сара Шакулова белемен дәвам итәр өчен Парижга китә, анда данлыклы Сорбонна университетына укырга керә. Русиядә исламны тоткан хатын кызларга югары уку йортларына керү мөмкинлеге булмый. Сорбоннада ул 1909 елдан 1913 елга кадәр укый һәм югары билгеле диплом ала. Аннан кайтканнан соң берничә ел Мәскәү өлкәсендә укытканнан соң 1916 елдан Казанда сәнгать мәктәбендә укыта, соңыннан Аитова һәм Ләбибә Хөсәенова кызлар гимназиясендә белем бирә, Казанның Эккерт дип аталган коммерция училищесында укыта.

Сулдан уңга: Ләйлә, Әминә, Фатима (әниләре) һәм Сара Шакулова. 1920нче еллар

Сулдан уңга: Ләйлә, Әминә, Фатима (әниләре) һәм Сара Шакулова. 1920нче еллар


Сара Шакулова турында күптөрле мәгълүматлар бар. Ул Башкортстанда мәгариф наркомында да эшли, аннан соң Крупская чакыруы белән Мәскәүгә кайта. Мәскәүдә мәгариф наркомында эшләгән вакытта Әсәдуллаев йортындагы мөселман мәктәбе нигезендә татар телендә белем бирүче Нариманов исемендәге урта мәктәп ача. Ул мәктәпнең директоры булып эшли. Математика, татар теле дәреслекләре яза. Ләкин совет елларындагы эшчәнлеге вакытында Сара Шакулова үзенең Сорбоннада укыганлыгын яшерә, ул турыда бер генә анкетада да күрсәтми.

Гомеренең соңгы елларына кадәр Мәскәү югары техник уку йортларында математикадан укыта. Сара Шакулова 1964 елда вафат була, ул данлыклы Данилов татар зиратына күмелгән.

Сара Шакулова үзенең тормыш юлында күп төрле уку йортларында укыткан шәхес. Иң кадерлесе - бүгенге көндә 100 еллыгын билгеләгән Мәскәү мәдәни үзәге каршындагы татар мәктәбен оештыручы, дәреслекләр авторы буларак Сара Шакулова татар тарихында үз урынын тотып тора.

Татар мәдәни үзәгенең 100 еллыгына багышланган очрашуда татар милләтенең күптөрле данлыклы шәхесләре искә алынды. Ул йортта белем биргән билгеле дин әһеле галим Муса Бигиевка кагышлы мәгълүматлар да булды.

Очрашуда тәфсилле сөйләнгән тагы бер шәхес – Хәйретдин Агиев. 1867-1868 елларда ул Мәскәүнең тарихи мәчетендә имам вазифаларын башкарган. Аның әтисе дә бу мәчеттә имам булып эшләгән. Агиевлар тумышлары белән Пенза өлкәсеннән. Хәйретдин Агиев Мәскәү мөселман җәмәгатьчелегендә әйдәп баручы, бик билгеле, абруйлы шәхес була. Башта ул әтисендә укый, аннан соң Казанда Апанаев мәдрәсәсендә белем ала. Укуын тәмамлаганнан соң шул ук мәдрәсәдә гарәп телен, ислам нигезләрен укыта. Ул 8 чит телне белгән була. Шул исәптән шәрек һәм Европа телләрендә җиңел аралаша алган. Күп еллар буе кадет корпусларында шәригать белемен һәм татар телен укыткан. Мәскәү кирмәнендәге корал пулатында күп еллар тәрҗемәче булып эшләгән. Анда эшләгән чагында гарәп мәдәниятенә караган берничә тарихи әсбаплардан тәрҗемә эшләгән. Шуларның берсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең кияве булган хәзрәти Алиның кылычы Зөлфикарга язылган сүзләрне рус теленә тәрҗемә иткән. Чынлап та ул кылыч корал пулатында сакланамы-юкмы, анысы билгеле түгел, чөнки соңыннан ул кылычның XVII гасырда Польшада эшләнгән күчермә икәнлеге ачыкланган. Ләкин шулай булуга карамастан, Хәйретдин Агиев бу хезмәте өчен император Александр II әмерендә бриллиант йөзек белән бүләкләнгән. Тагы шунысы кызыклы, ул 1873 елда май аенда Мәскәүгә эшлекле сәфәр белән килгән фарсы шаһы Насретдинне (1848-1896) тәрҗемәче буларак озатып йөргән. Ул шулай ук француз теленнән рус теленә Коръәнне тәрҗемә иткән Николаевка үзенең киңәшләре белән ярдәм иткән.

Хәйретдин Агиев гаиләсе белән Кусково дачасында. 1905 ел

Хәйретдин Агиев гаиләсе белән Кусково дачасында. 1905 ел


Заманында Хәйретдин Агиев тарихи мәчет каршындагы агачтан салынган мәдрәсә бинасын үзгәртеп кора. Мөселманнар өчен дога йорты булып кына салынган тарихи мәчет бинасына манара күтәртү, аның төрбәсен булдыру эшендә дә башлап Хәйретдин Агиев йөргән һәм мөселманнар белән берлектә бу эштә җиңеп чыккан. Шуннан соң ул бина мәчет рәвешен алган. Ул шулай ук Мәскәүдә татар мәктәпләрен күпләп оештыру буенча башлап йөрүчеләрдән булган. Мәскәүнең иң абруйлы мөселманнарының берсе булганга, аның сүзләренә хакимиятләр колак салганнар. 1913 елның февралендә аның вафатыннан соң Хәйретдин Агиев турында Мәскәү, Петербурның барлык матбугат чыганаклары язып чыккан. Аның җеназасына өч меңнән артык мөселман килгән. Шулай ук ул вакыттагы Мәскәү башлгы А.Андриянов һәм Мәскәү губернаторы вазифаларын башкаручы И.Кандоди да бу чарада катнашкан. Ул Мәскәүдә Данилов мөселман зиратына җирләнгән. Риза Фәхретдин аның турында үзенең “Асар” дигән китабында да язып чыккан.

Русиянең дин әһелләре. Алда сулдан өченче - Ризаэтдин Фәхретдин. 1920нче еллар

Русиянең дин әһелләре. Алда сулдан өченче - Ризаэтдин Фәхретдин. 1920нче еллар


Хәйретдин Агиевның Әхмәтгәрәй исемле Апанаев мәдрәсәсендә Казанда белем алган улы һәм Маһирә, Рабига, Зөһрә исемле өч кызы була. Маһирә исемле кызы 1937 елга кадәр тарихи мәчеттә имам булып торган һәм мәдәни үзәк каршындагы мәдрәсәдә укыткан Абдулла Шәмсетдиновка кияүгә чыккан. Алар 1937 елда икесе дә репрессия корбаннары була. Аларның кызы Илсөяр ханым Шәмсетдинова - Хәйретдин Агиевның оныгы бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Аңа 92 яшь.

Әсәдуллаев йортының 100 еллыгына багышланган очрашуда мәдәни үзәккә мөнәсәбәте булган күптөрле шәхесләрнең исемнәре искә алынды.

1941 елга кадәр Әсәдуллаев йорты ябылып, анда хастаханә оештырылганга чаклы бу йорт татарлар өчен чын дәрәҗәсендә мәдәният үзәгенә әверелә. Анда мәктәптән башка төрле түгәрәкләр дә эшли. Шуларның берсе Муса Җәлил җитәкләгән әдәби түгәрәк була. Соңыннан күренекле язучы булып җитешкән Габдрахман Әпсәләмов та шушы түгәрәккә йөргән. Газиз Айдарский “Эшче” театрын оештыра. Бу бинада Сара Садыйкова, Мөнирә Булатова, Салих Сәйдәшев, Әхмәт Ерикәй һәм башкалар чыгыш ясаганнар, эшләгәннәр.

Хәзер инде бу бинаның яңадан татарларга кайтарылганына да ун ел вакыт узып киткән. Тагын 100 елдан соң бу бинадагы эшчәнлек турында ниләр сөйләрләр икән? Гаугалы, низаглы җыелышлар тарихта калып, чын дәрәҗәдә халык хезмәт итүчеләр килеп, бу йортның абруе да аны төзүчеләр абруе кебек югарыда булыр дип өметләник.

Мәскәүдәге татар мәдәни үзәгенең 100 еллыгына багышланган очрашу мәдәни үзәкнең үзендә түгел, татарларны үз итеп кабул иткән Некрасов исемендәге китапханәдә узды. Аны оештыручы Нурзидә Чанышева, без бу чараны биредә уздырырга әле узган ел ук планлаштырган идек, шуңа күрә биредә үткәрдек, бүгенге көндә мәдәни үзәктә мин инде эшләмим, диде. Мәдәни үзәк хезмәткәрләре йортның 100 еллыгына багышланган тантаналы кичә бинаның үзендә һичшиксез уздырылачак дип вәгъдә иттеләр.

Чарада катнашучылар

Чарада катнашучылар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG