Accessibility links

Кайнар хәбәр
Ябылыш тантанасында Сочи уеннары талисманнары: куян, аю һәм ак барс
Ябылыш тантанасында Сочи уеннары талисманнары: куян, аю һәм ак барс

Сочи көндәлеге

7-23 февраль көннәрендә Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары узды. Азатлык хәбәрчеләре бу уеннарның иң кызыклы мизгелләрен барларга тырышты.

​СОҢГЫ МИЗГЕЛЛӘР -- Якшәмбе Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары тәмамланды. Русия үз тарихында (совет чорын да кертеп) иң зур уңышына иреште -- 33 медальнең 13е алтын. Уеннар алдыннан Русия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев кимендә биш алтынга өметләнәбез дигән иде.

Татарстан спортчылары әллә ни майтара алмады. Ә менә Уфа егетләре Руслан Захаров (татар диләр :) һәм Семён Елистратов шорт-трек эстафетасында алтын медаль яуладылар.

Ябылу тантанасында оештыручылар ачылмаган боҗра күренешен кабатлап үз хатасыннан көлә белү сәләтен күрсәтте..
Ябылыш тантанасында ачылмый калган "бишенче боҗра" күренеше
Ябылыш тантанасында ачылмый калган "бишенче боҗра" күренеше
Киләсе кышкы Олимпия уеннары 2018 елда Көньяк Кореяның Пһенчһан шәһәрендә узачак.
Ванесса Мэй (Ванакорн) Сочида Таиланд өчен чыгын ясый
Ванесса Мэй (Ванакорн) Сочида Таиланд өчен чыгын ясый

СКРИПКА ҺӘМ ЧАҢГЫ -- Танылган скрипкачы Ванесса Мэй (35) слаломда Таиланд өчен чыгыш ясап соңгы 74нче урынны алса да, бу нәтиҗәне үзе өчен зур казаныш дип атады. (90 спортчының 16сы таудан төшеп җитә алмады.) Ванесса ярышта әтисенең исеме - Ванакорн буларак катнашты. Төп шөгыле музыка булса да, ул дүрт яшеннән бирле чаңгы шуа.
Дарья Домрачева 15 чакрымга биатлон ярышында. 17 февраль
Дарья Домрачева 15 чакрымга биатлон ярышында. 17 февраль
БИАТЛОН ПАТШАБИКӘСЕ -- Беларус кызы Дарья Домрачева (27) 17 февральдә өченче алтын медален яулады. Әлегә ул Сочида өч алтын яулаган бердәнбер спортчы. Шунысы кызык, Дарья чаңгыга беренче тапкыр Себердә баскан. (Кызга дүрт яшь булганда гаиләсе Минскидан Няганьга күчеп килгән. Дарьяның әнисе шәһәрнең баш архитекторы булып эшләгән.) Шунда ул биатлонда беренче адымын ясаган. Беренче тренеры - Альберт Мусин булган. Дарья аңа әле дә рәхмәт укый.
Виктория Синицына һәм Руслан Җиһаншин (Русия)
Виктория Синицына һәм Руслан Җиһаншин (Русия)
БЕРТУГАН ҖИҺАНШИННАР -- Фигуралы шууда (бозда бию) апалы-энеле Нелли (26) һәм Руслан (21) Җиһаншиннар Сочида икесе ике илнең данын яклады. 17 февраль ирекле биюдә Нелли Александр Гажи белән Германия өчен чыгыш ясап 11нче, Руслан Виктория Синицына белән Русия өчен 16нчы урын алды.
Русиянең эстафета такымы. Өстә Максим Вылегжанин
Русиянең эстафета такымы. Өстә Максим Вылегжанин
УДМУРТ ЕГЕТЛӘРЕ -- 16 февраль чаңгыда 4x10км эстафетада Русиянең ирләр командасы икенче урын алды. Такымдагы дүрт егетнең икесе - Дмитрий Япаров белән Максим Вылегжанин - удмурт милләтеннән. Максимның хатыны - татар кызы Альбина Гәрәева, удмурт телевидениесендә журналист булып эшли.
СОЧИ КӨЧЕКЛӘРЕ -- Фристайлда көмеш медаль яулаган американ егете Гас Кенуорти Сочида тапкан урам көчекләрен үзе белән алып китмәкче. Твиттер битендә язуынча, ул бу дүрт көчекне һәм әниләрен медиаүзәк янында тапкан, аларны бик ошаткан һәм хәзер үзе белән алып китү өчен тиешле чаралар күрү белән мәшгуль.
Чанада Денис Алимов укучысы Елена Никитина
Чанада Денис Алимов укучысы Елена Никитина
"ТАТАР МЕДАЛЕ" -- Мәскәү тренеры Денис Алимов тәрбияләгән Елена Никитина чанада шууда бронз медаль яулады. Белгечләр моны Русиянең скелетонда хатын-кызлар арасында беренче Олимпия медале дисә, челтәрдәге кайбер татар җанлы күзәтүчеләр "беренче татар медале" дип атады.
Ачылыш тамашасында бишенче боҗра ачылмый калды
Ачылыш тамашасында бишенче боҗра ачылмый калды

БОҖРА МАҖАРАСЫ -- Audi ширкәте Олимпиада оештыручыларына аңлатма бирде. Ачылыш тамашасында бишенче боҗра ачылмый калганнан соң интернетта "Дүрт боҗра да җиткән" дигән постер таралган иде. Күпләр аны Audi ширкәтенең тапкыр рекламы дип бәяләде. Audi, безнең моңа катышыбыз юк, дигән аңлатма бирергә мәҗбүр булды.

* Audi – Сочи уеннары спонсоры. Ширкәт логотибында дүрт боҗра.

дәвам

XS
SM
MD
LG