Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дождь" каналын туктатучыларны мәхкәмәгә бирделәр


Кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте үзләрендә "Дождь" телевидениесен күрсәтүдән баш тарткан чыбыклы челтәрләрне бу канансуз эшне туктатуларын таләп итеп мәхкәмәгә бирде.

Мәскәүнең Останкино бистәсе мәхкәмәсе әлеге шикаятьне канунлы дип тапса, кулланучылар кабель челтәрләреннән моның өчен компенсация таләп итә алачак.

Кулланучылар хокукларын яклаучы җәмгыять "Дождь" һәм "Дождь HD" каналларын туктатып кабель челтәрләре клиентлары белән төзелгән килешүләрне үтәмәгән, моның өчен компенсация тәкъдим итмәгән, дип саный.

Бүген "Дождь" каналын күрсәтүне Русиянең иң эре элемтә операторларының берсе булган "Триколор ТВ" ширкәте туктатты. Аңа кадәр каналны "Акадо", "Вымпелком", "Ростелеком", "Мегафон" һәм "НТВ Плюс" челтәрләре сүндереп куйды. Моның сәбәбе каналның Ленинград чолганышы белән бәйле фикер белешү уздырып күрсәтүе булды.

"Дождь" җитәкчелеге канал үз эшен дәвам итә, дип белдерде. Аның тапшыруларын яклау җыеннары Русиянең берничә шәһәрендә узды.
XS
SM
MD
LG