Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова өй сагына алынмады


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

10 февральдә Милли Мәҗлес рәисе, тарих фәннәре кандидаты, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы иртәнге якта тикшерү комитетына чакырганнар.

Тикшерү комитетындагы сорау алулардан соң Фәүзия Бәйрәмовага 14.00 сәгатьтә мәхкәмә буласын белдерәләр. Мәхкәмәгә Фәүзия ханымга теләктәшлек күрсәтүчеләр кертелде, “Азатлык” хәбәрчесен кертмәделәр.

Тикшерү комитеты туплаган гаепләүләр буенча Фәүзия Бәйрәмова өй сагына алынырга тиеш була. Әлбәттә, аңа белдерелгән гаепләрнең исәп-санын күрсәтү шактый озынга китәр иде.

Фәүзия ханым өй сагына алынганда, матбугат өчен сүз әйтә алу мөмкинлеге бетүен исәпкә алып, Чаллы мәхкәмәсе бинасы каршында, хөкем башлануга санаулы минутлар гына калганда "Азатлык" хәбәрчесе аның фикерләрен белеште.

Фәүзия Бәйрәмованы мәхкәмәгә чакырганнар
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:38 0:00

Ике сәгатькә сузылган мәхкәмә утырышында прокурорның Фәүзия Бәйрәмованы өй сагына алу турындагы таләбен казый кабул итми. Фәүзия ханым әйтүенчә, ул казыйның мондый карарыннан канәгать. “Шулай да тикшерү эшләре алга таба да дәвам итәргә мөмкин, мин анысына да әзер булырга тиеш”, диде ул.
XS
SM
MD
LG