Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гаилә тәрбияле булса, милләт тә тәрбияле булыр"


Габдулла Бубыйның "Хатыннар" китабы
Габдулла Бубыйның "Хатыннар" китабы

Казанда Ризаэтдин Фәхретдин белән Габдулла Бубыйның гаилә, тәрбия мәсьәләсенә кагылышлы хезмәтләре дөнья күрде. 10 февральда Фәннәр академиясендә аларны тәкъдим итү чарасы узды.

Әлеге китаплар Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге тарафыннан, аның җитәкчесе Флюра Илдарханова идеясе белән басылган. Ул бүгенге көндә республикадагы гаиләләр таркалу, балалар тәрбиясезлеге, милли тәрбия булмау проблемын хәл итүгә өлеш кертү максатыннан эшләнгән. Ике томнан торган китапның берсен Габдулла Бубыйның "Хатыннар" дигән, икенчесен Ризаэтдин Фәхретдиннең "Гаилә" дигән хезмәте тәшкил итә.

Бу китапларны “Гаилә – милләт нигезе” дигән укыту-методик комплексы итеп эшләү карала. Ул берничә томнан, төрле татар мәгърифәтчеләре хезмәтләреннән торачак. Китаплар әлегә йөз данә итеп чыккан. Киләчәктә аларны күбрәк тиражлау юллары каралачак. Аларның бер өлеше татар, икенче өлеше рус тәрҗемәсеннән эшләнелгән.

"Әгәр дә бу китапны әти-әниләргә, укытучыларга, сыйныф җитәкчеләренә кадәр җиткерә алсак, республикабыздагы милли тәрбиягә өлеш кертүебез булыр иде", дип сөйләде Флюра Илдарханова чарада.

Язучы Роберт Миңнуллин китапларны халыкка ирештерү өчен берничә төрдә чыгарырга кирәклеген әйтте:

Ризаэтдин Фәхретдиннең "Гаилә" китабы
Ризаэтдин Фәхретдиннең "Гаилә" китабы

“Бу бик яхшы башлангыч, ләкин аны ничек халыкка җиткерергә, чынлап та йөз данә белән генә без моны эшли алмыйбыз. Моны бәлки Флюра Әмировна җитәкләгән институт та эшләргә тиеш булмагандыр, моның өчен мәгариф министрлыгы, башка министрлыклар бар, нәшрият бар, тагын бик күп оешмалар бар. Алар да күптән эшләргә тиеш булгандыр моны, ләкин менә шушы институт моны эшләгән, юктан бар итеп чыгарылган, эшләнгән эш бу. Әлбәттә, без мәктәпкә басым ясыйбыз, директорлар, укытучылар чыгыш ясады. Бу ата-аналар өчен кирәк.

Укытучылар болай да гыйлемле алар, алар болай да барысын да белә. Бу китапларны ничек гаиләгә, ата-анага, әби-бабайга җиткерергә, менә хикмәт тә шунда бит. Мин күз алдына китерәм: әгәр безнең чыңлап та теләгебез бар икән, без милләтебезне мәгърифәтле халык итеп киләчәккә алып барасыбыз килә икән, яки Бубыйның яки Фәхретдиннең китабын төрлечә итеп чыгарырга кирәк. Фәнни-популяр итеп, календарь формасында, балаларга рәсемнәр белән чыгарырга, төрлечә чыгарырга кирәк. Ничек кенә булса да ул авыл өйендә, шәһәр өйендә татар гаиләсендә булырга тиеш.”

Китапның беренче томы - Габдулла Бубыйның "Хатыннар" дигән хезмәте тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтова тарафыннан эшләнгән. Ул Габдулла Бубыйның кайбер фикерләре белән таныштырды:

  • "Милләт гаиләләрдән тора. Гаилә тәрбияле булса, табигый, алардан торган милләт тә тә тәрбияле буладыр. Гаиләнең нигезе – хатын. Бәс, аның гакыл тәрбиясендә алда-артта булуының милләтнең артта калу вә үсешендә бик зур әсәре бар;
  • Бәлки тәрбия, туган көннән алып үлемгә кадәр, бөтен җир, бар хәятта нәфеснең үз камәләтенә ирештерә торган эшләрне эшләвеннән гыйбарәттер;
  • Адәм эшләре арасында никадәр зур эш булса да, тәрбия кебек зур мәшәкатькә, нечкә карашка, киң гыйлемгә мохтаҗ булганнары юктыр;
  • Тәрбия ике төрле: берсе гакылны тәрбия кылып, инсанны чын галәмне ачуга юнәлттерүдер. Монсының чыганагы мәктәп вә мәдрәсәләрдер. Икенчесе - рухны тәрбия кылып, инсанның ирадәсен хәергә вә хисләрен күркәм нәрсәләргә юнәлттерүдер. Монсы тәхсил кылынадыр фәкать гаилә эчендә, бу тәрбияне ана үзе идарә кылу шарты белән;
  • Мадди вә мәгънәви сәгадәтен теләгән һәрбер кеше өчен иң изге максат – гыйлем вә тәрбиядер."


Ризаэтдин Фәхретдинең хезмәтен тарих фәннәре кандидаты Лилия Байбулатова эшләгән. "Ризаэтдин Фәхретдин милләтне саклап калу юлын гаиләдә күргән. Аның бөтен хезмәтләрендә, алар төрле исемдә булсалар да, ике төп фикер йөри. Беренчесе: милләтнең терәге – ул гаилә, димәк гаилә бозыла барган саен, милләт тә бозыла бара.

Икенче фикер: гаиләне тотып торучы ул – хатын кыз. Әлбәттә, ул гаиләдә беренчелекне ир-атка бирә, ләкин гаиләне нык тотып торучы ул – хатын-кыз. Шуңа күрә ул кечкенә кызларның тәрбиясенә бик күп игътибар итә", дип сөйләде чарада Лилия Байбулатова.

XS
SM
MD
LG