Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:13

"Чит ил студентының татар телен тырышып өйрәнүенә шаккаттым"


Һелсинки университетында татар теле дәресе

Һелсинки университетында татар теле дәресе

Һельсинки университетында татар теле 1963 елдан бирле укытыла. Әлеге уку йортында ярты ел укыган КФУ студенты Шамил Ситдыйков фин татарларының дустанә тормышы, тел дәресләре турында "Азатлык" хәбәрчесенә сөйләде.

Татарстанда татар телен укыту мәсьәләсе көннән-көн актуальләшә бару белән беррәттән туган телне укыту дөньяның төрле почмакларында алып барыла. Шуларның бер мисалы – Финляндиянең Һельсинки шәһәре. Татар теле Һельсинки университетында 1963 елдан бирле укытыла. Бүгенге көндә дә аны ел саен университет програмы нигезендә укыталар. Моның турында тулырак белешер өчен "Азатлык" радиосы ярты ел дәвамында Финляндиядә укыган һәм татар теле дәресләрендә татар сөйләмен яңгыраткан КФУ студенты Шамил Ситдыйковка мөрәҗәгать итте.

– Шамил, Финляндиягә укырга китүең ничек булды?

– Мин Һельсинкига Казан федераль университетының алышу програмы буенча эләктем. Башта бу хәбәргә ышанмаган идем, чөнки чит илгә университет аша укырга киткән кешеләрне үзем күрмәгән идем әле. Әмма документларны әзерләгәч, инглиз теленнән имтиханны биргәч, инде бәлки килеп тә чыгар дигән уйлар керә башлады. Шулай булып чыкты да. Бераздан Финляндиягә барырга мине сайладылар дигән хат килде. Бик нык шатланган идем.

– Һельсинки университетында татар телен өйрәнгән төркем каян барлыкка килгән?

– Һельсинки шәһәрендә татар теле дәресләре узган гасырда ук башланган. Аны 1963 елда Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, филология фәннәре докторы, Һельсинки шәһәрендә Габдулла Тукай җәмгыятен коручы (1967) һәм аның беренче рәисе Гомәр Таһир (Ömär Daher) башлап җибәргән. Шул елларда ул Һельсинки университетының Көнчыгыш Азия телләре һәм мәдәнияте факультеты нигезендә укытылган.

Күп эшләр башкарып, 1988 елда Гомәр Таһир укытуны калдырган һәм шуннан соң эшне үзенең улына Окан Таһирга тапшырган. Ул 1991 елда гына укыта башлаган.

– Бу дәресләргә кемнәр йөри?

– Татар теле курслары тулысынча университет програмы нигезендә укытыла. Студентлар аның очен баллар (билгеләр) ала. Һәр елда 5-10 укучы татар телен өйрәнә – укучылар башлангыч яки дәвам курсларны сайлый ала. Төркемдә һәр елны төрле милләт вәкилләре бар: татар телен финнардан башка Швеция, Эстония, Маҗарстан, Италия, АКШ, Төркия, Германия кебек илләрдән студентлар укый. Алар, нигездә, дөнья мәдәниятләре институтында төрки һәм фин-угор телләрен өйрәнүче студентлар.

– Әлеге төркемдә синең вазифаларың нинди?

Окан Таһир (с) һәм Шамил Ситдыйков

Окан Таһир (с) һәм Шамил Ситдыйков

– Мин шул төркем турында фин татарларының Исламия җәмгыятенең элекке рәисе Окан Таһир аркылы белдем. Ул шул төркемдә укытучы булу сәбәпле, мине чыгыш ясарга, укучылар белән татар әдәби телдә сөйләшергә чакырды. Без һәр дәрестә татар телендә диалоглар төзеп Окан абый белән студентларга татар теленең дөрес сөйләмен өйрәтергә омтылдык. Шунда ук татар телендә видеолар карадык, аңлатмасын биреп бардык. Окан Таһир үз дәресләрендә Казанда бастырылган дәреслекләрне еш куллана иде. Шуларны чит ил кешесенең кулында күрүгә бик шатландым һәм аларның тырышып укуларына мин нык шаккаттым.

– Студентлар татар телен нинди максат белән өйрәнәләр?

– Һәрбер студентның үз максаты инде. Кемдер, мәсәлән, фин-угор тарихын өйрәнергә тели, чөнки дәрес кысаларында татар теленнән тыш милләтебезнең үзенчәлекләре турында да сөйләдек, тарихыбыз һәм гореф-гадәтләребез дә өйрәнелә. Ә кемдер, мәсәлән, киләчәктә Татарстан белән эшләр алып барырга тели.

– Фин татарлары турында тәэсирләрең?

– Фин татарлары турында бик күп әйбер әйтергә була. Беренчедән, аларның башка кешеләргә мөнәсәбәте. Алар бик тату яшиләр. Минемчә, аларны Казан татарлары белән чагыштыру дөрес булмаса да, алар белән күрешкәннән соң шундый фикер туды: алар бер-берсен яклап, саклап яшиләр. Бер-берсенә хөрмәтләре зур, гореф-гадәтләрен бик кадерләп саклыйлар, әби-бабаларын зурлыйлар.

Эшләре дә бик әйбәт бара. Һельсинки шәһәренең иң зур урамнарының берсе күбесенчә татар кибетләре белән тулган. Мәхәллә бинасы турында да әйтеп китмичә булмый. XX гасырда төзелгән бина. Татарлар акча табып, шул бинаны үз куллары белән төзегәннәр.

Мине дә бик әйбәт каршы алдылар. Вакытында ярдәм иттеләр, кунак иттеләр. Мин өч тапкыр татарлар мәхәлләсендә үткән чәй кичәләрендә катнаштым, бервакыт анда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә килгән иде, аның белән дә таныштым. Чәй кичәсендә шундый хөрмәтле кешеләрнең булуы – Татарстанның фин татарларына ихтирамын һәм Татарстан белән Финляндия арасындагы мөнәсәбәтләр дә бик нык булуын күрсәтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG