Accessibility links

Көньяк һәм Төньяк Корея вәкилләре соңгы җиде елда беренче тапкыр очрашты


Көньяк һәм Төньяк Корея вәкилләре чик буендагы Пһанмунчжом шәһәрендә очрашты. Очрашу турында башка мәгълүмат булмаса да, ике дәүләт вәкилләре арасындагы бу сөйләшүнең соңгы җиде елда беренче тапкыр булганын исәпкә алганда, бу зур вакыйга.

Күптән түгел Пһеньян белән Сеул февральнең икенче яртысында 1950-1953 елгы Корея сугышыннан соң таркалган гаиләләрне очраштыру турында килешенгән, дигән мәгълүмат чыккан иде. Әмма узган атнада Корея ярымутравы тирәсендә B-52 американ очкычы күренгәннән соң Төньяк Корея туганнар өчен күптән көтелгән бу вакыйганы булдырмаячагы белән янады.

Пһеньян шулай ук Көньяк Корея һәм АКШны ел саен оештырыла торган хәрби күнегүләрне "сугышка әзерләнү" дип атап баш тартырга чакырды. Вашингтон һәм Сеул бу таләпне кире какты.
XS
SM
MD
LG