Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбе өлкәсендә 25 вагон күмер чәчелгән


Себер аша үтүче тимер юлының Уржумка станциясенә якын бер урында узган төндә күмер тулы 25 вагон юлдан чыгып чәчелгән. Беркемгә дә зыян килмәгән, экологиягә дә зыян юк, дип хәбәр ителә. Барлыгы 700 метрлап юл җимерелгән.

Алты поезд башка юллардан җибәрелгән, юлчылар кирәкле урыннарына 4-13 сәгать соңга калып барып җитәчәк. Кайбер поездлар туктатылган. Каза урынында 300ләп кеше эшли. Бу хәл Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәренә якын булган.
XS
SM
MD
LG