Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:54

Чита бала тудыру йорты табиблары эш хакын арттыруга иреште


Чита балалар тудыру йортында чыккан низаг табиблар җиңүе белән тәмамланды. Хастаханәдә эшләүчеләр түбән хезмәт хакларына һәм эшнең оештырылмаганына зарланып министрлыкка шикаять итте.

Дүшәмбе көнне баш табиб Елена Воробец гыйнвар ае хезмәт хакын алганнан соң эштән китүе турында гариза язган. Аның белән бергә хастаханәдә эшләгән 16 табибның 13е китүләрен белдергән. Алар үзләренең эш хакларын "мыскыл итү һәм түбәнсетү" дип бәяләгән.

Өлкә сәламәтлек саклау министры Михаил Лазуткин бу табиблар белән очрашып вазгыятьне хәл итәргә сүз биргән. Воробец бала тудыру йорты мөдире итеп билгеләнгән. Аңа кадәр хастаханәне җитәкләгән Георгий Веригин эшеннән алынган.

Читада атказанган табибның айлык хезмәт хакы (оклад) биш мең, акушер-гинекологныкы ике мең, яшь белгечләрнеке өч мең. Аена кулга 9-15 мең акча алыр өчен табиблар икешәр смена эшләргә тиеш, дип сөйләде Воробец журналистларга.

Рәсми кәгазьләрдә табибларның эше хакы 36 мең, дип язылган.

XS
SM
MD
LG