Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең матбугат иреген кысуы репрессия дип бәяләнә


Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр (Reporters Sans Frontières) оешмасы активистлары 2013 елның маенда матбугат иреген яклап плакат элә.
Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр (Reporters Sans Frontières) оешмасы активистлары 2013 елның маенда матбугат иреген яклап плакат элә.

Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр оешмасы матбугат иреге турындагы хисабында Русияне кануннарны кырыслата барып репрессияләр үткәрүдә һәм аларны үз күршеләренә дә таратуда гаепли.

Матбугат иреген яклаучы Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр исемле оешма элекке совет республикасында матбугат ирегенең елдан ел ныграк кысылуы турында кисәтә.

Әлеге оешманың еллык хисабында 180 илдәге матбугат иреге бәяләнә. Русия исемлектә 148-нче урынны алган. Оешманың Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия бүлеге җитәкчесе Йоһан Биир Азатлык радиосына Русия хакимиятләренең кануннарны кырыслатканнан кырыслата барып репрессияләр үткәрү юлын сайлаганлыгын һәм шул ук сәясәтне төбәктәге башка илләргә дә таратуын белдерде.

“2013 ел ирекле мәглүмат чикләрен кысканнан кыса баручы Русиядә репрессив кануннар дулкыны белән тарихка керде. Мисал өчен, яңа чикләүләр кертү, шул исәптән һомосексуал пропаганданы һәм динне мыскыллауны җинаятькә әйләндерүче яңа кануннар традицион кыйммәтләр белән аклана. Журналистлар үз вазифаларын башкарган өчен тәртип саклау хезмәткәрләре тарафыннан тоткалана”, ди Биир.

2013 елда дөньяда матбугат иреген сурәтләүче харитада караңгырак төсләр матбугатның ирегенең ныграк кысылуын күрсәтә
2013 елда дөньяда матбугат иреген сурәтләүче харитада караңгырак төсләр матбугатның ирегенең ныграк кысылуын күрсәтә
Матбугат иреге исемлегендә 157нче урында торган Беларуста, Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр оешмасы белдерүенчә, урамдагы протест чараларын яктыртучы журналистларның тоткарлануы гадәти күренеш, ә рәсми хәбәрләр агымына туры килмәгән мәгълүматлар таратучы журналистларның авызын “экстремизмга каршы көрәш” дигән нәрсә белән томалыйлар.

Украина бу исемлектә 127нче урында. Әмма хисапка нигез булган тикшеренүләр илдә декабрь башында башланган сәяси кризиска кадәр үк үткәрелгән булган.

Азәрбайҗанда (160 урын) барлык телевидение каналлары дәүләт карамагында, ә буйсынырга теләмәгән журналистларга һәм блогерларга карата физик һөҗүмнәр, үтерү белән янаулар, көч белән алып китү ысуллары кулланыла диелә.

Казакъстанда (161) исә матбугат иреге “ирекле рәвештә аска тәгәри”. “Казакъстан 2012 ел башында барлык илкүләм оппозицион медианы тар-мар итте. Шуннан соң төбәкләрдә исән калган яки илкүләмендә эшләргә тырышкан тәнкыйтьчән матбугат чараларын төрле уйдырма сәбәпләр белән даими эзәрлекли киләләр”, диде Биир.

Таҗикстанда (115) былтыргы президент сайлауны яктырту ачыктан-ачык хакимияттәге Эмомали Рахмон файдасына гына булды, бәйсез хәбәр сайтларын башбаштаклык белән ябып кую очраклары гадәти хәлгә әверелде, диелә хисапта.

Үзбәкстанда (166) хәзер кимендә ун журналистның һәм интернет кулланучының тоткарланган булуы искә алына.

Исемлекнең иң төбендәге Төрекмәнстан (178) журналистлар өчен тәмуг дип бәяләнә.

Элекке совет республикаларында матбугат иреге күпкә яхшырак булган илләр дип Молдова (56) Әрмәнстан (78), Грузия (84) һәм Кыргызстан (97) атала.

Хисапта шулай ук Кушма Штатларның һәм Британиянең 2013 елда төрле иминлек ихтыяҗларын сәбәп итеп матбугат иреген киметүе тәнкыйтьләнә. Кушма Штатлар 13 урынга түбәнрәк тәгәрәп 46нчы урынга урнашкан, Британия дә өч адым чигенеп 33нче урынга төшкән.
XS
SM
MD
LG