Accessibility links

дүшәмбе, 27 март 2017, Казан вакыты 01:44

Русия БМОга Сүрия турында үз резолюциясен тәкъдим итте


Русия БМО Иминлек Шурасына Сүрия буенча үз резолюциясен тәкъдим итте.

Русия тышкы эшләр министрлыгы аңа кадәр Австралия, Иордания һәм Люксембург 11 февраль көнне тәкъдим иткән резолюциягә ризасызлык белдергән иде. Бу өч ил Сүрия халкын һуманитар ярдәм белән тәэмин итү юлларын табу таләбе белән чыкты. Резолюцияне Британия, Франция һәм АКШ хуплады. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров аңа кискен каршы чыкты, бу адымның Сүрия президенты Башар Әсадка ультиматум белдерү булачагы белән аңлатты. АКШ президенты Барак Обама Русияне Сүрия халкы язмышына битарафлыкта гаепләде.

Сүриянең Һомс шәһәре сугышчылар контролендә. Андагы тыныч халык белән элемтә, аларга ярдәм итү мөмкинлеге юк. Шәһәрне чорналыштан чыгару өчен Иминлек Шурасы резолюциясе кирәк.

Башар Әсад режимын яклаган Мәскәү Сүриядә кораллы низаг башланганнан бирле Сүрия турында БМОның инде өч резолюциясенә каршы чыкты.

XS
SM
MD
LG