Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:29

Фәрит Мифтахов: "Депутат социаль челтәрдә булырга тиеш"


Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Фәрит Мифтахов социаль челтәрләрдә актив рәвештә эш-гамәлләрен күрсәтеп, интернет аша халык белән даими элемтәдә торучы бердәнбер татар депутаты санала. Азатлык хәбәрчесе аның белән шул эшчәнлеге турында сөйләште.

Фәрит Мифтахов депутат булудан тыш, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, эшмәкәр, иганәче, хәйрия вакыфы җитәкчесе буларак билгеле. Моннан тыш ул социаль челтәрләрдә актив рәвештә эш-гамәлләрен күрсәтеп, фикер-теләкләрен белгертүче, интернет аша халык белән даими элемтәдә торучы бердәнбер татар депутаты санала. Азатлык хәбәрчесе аның белән шул эшчәнлеге турында сөйләште.

– Социаль челтәрләрдә республикадагы дини тормышның тискәре якларын да күрергә була, кыерсытылган мөселманнар турында мәгълүматлар языла. Болар хакында сез беләсезме?

– Социаль челтәрдә кем генә юк, кем генә нәрсә язмый, шуңа күрә барсын да укып барсаң вакытың да житмәс. Дөресен генә әйткәндә, дусларга кергәндә яки керткәндә дә алдан ул кешенең нәрсәләр язуын, укуын, ниләр белән шөгыльләнүен карарга тырышам. Әгәр социаль челтәр битләрендә позитив булса, дин, милләт ягымы ул, мәхәббәт турында язамы, алар белән дуслашам. Инде негатив булса, мәсәлән милләт дип йөри, ә үзе бер нәрсә дә эшләмәгән. Шуңа да карамастан алар милләтне саклаучылар рәтенә кереп утырганнар, кычкыру кебек аңлаешсыз гамәлләре белән алар миңа ошамый. Без татар буларак та, мөселман буларак та, начарлыкны бетерү, тормышны яхшырту өчен нидер эшләргә тиешбез. Бушлай реклам мәйданы буларак кулланылган социаль челтәрдә нәрсәдер язу ул әле халыкка, милләткә булыштым дигән сүз түгел.

– Интернет темасына кергәнбез икән, сез нинди татар сайтларын карыйсыз? Татар электрон мәгълүмат чараларында көндәшлеккә сәләтлеләре бармы?

– Татар сайтларыннан "Матбугат.ру"ны, Азатлык радиосын, Инфо ислам, Татар заманы, Диния нәзарәтенең сайтларын карыйм. Рус телендә "БИЗНЕС Online"ны укып барам. "БИЗНЕС Online" форматындагы дәүләт белән дә, халык белән дә ниндидер нейтраль татар мәгълүмат сайтлары җитеп бетми. Инде "заказ"лы язмалар булмасын иде. Чөнки укыганда ул күренә, "заказ" белән эшләнгәнме, юкмы икәне. Татар телендә "БИЗНЕС Online" кебек мәгълүмат сайтлары булса, дәүләт кешеләре дә кызыксынып укып барыр иде

– Соңгы елларда халык белән аралашу электрон мәгълүмат чаралары аша барса, дистә еллар элек депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре нинди алымнар куллана иде?

– 2005 елда шәһәр думасына сайланганда без әле интернет белән дә дус түгел идек. Үзебезнең фикерләрне халыкка листовкалар, гәҗитләр, журналлар, матбугат аша, почта тартмаларына кәгазь игъланнар таратып белдердек. Ягъни "Шәһри Казан", "Казанские ведомости", "Ватаным Татарстан" кебек гәҗитләр аша гына эшебезне, кабул итү көннәрен хәбәр итә ала идек. Бүген без ачык, элемтә мәйданнары киңәйде. Әгәр дә син Дәүләт шурасы, шәһәр депутаты икән, халык алдында көн саен эшләгән гамәлләреңне күрсәтеп барырга тиешсең. Берничә ел интернетта "тере журнал" алып барам. Социаль челтәрләр - Вконтакте, Фейсбук, Инстаграмны алсак, анда без кешеләрнең ничек яшәүләрен, нәрсә эшләүләрен күрә алабыз. Әлеге элемтә чаралары аша фикерләреңне җиткерәсең, кайда булганыңны күрсәтәсең. Бүгенге мөмкинлекләрне кулланып калырга кирәк, биш ел эчендә ниләр буласын без бит белмибез. Бәлки уйлаган фикерләрне шундук челтәргә чыгаручы җайланмалар эшләнер. Халык өчен ачык булсак, бу безнең өчен дә файда. Районнарда йөргәндә мине танып эндәшәләр, шул ук социаль челтәр аша балалары, оныклары күрә. Апа-абыйлар танып рәхмәтләрен әйтеп киткәннәре бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG