Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда туган тел көненә багышлап шигърият бәйгесе узды


Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар

12 февральдә Ижауда халыкара туган тел көненә атап үткәрелгән бәйгенең беренче туры узды. Балалар төрле телләрдә шигырьләр сөйләде.

Удмуртиядә ел саен 21 февраль - халыкара туган тел көненә багышлап төрле чаралар оештырыла. Халыклар дуслыгы йорты быел укучылар арасында сәнгатьле уку буенча бәйге игълан итте. Оештыручылар сүзләренчә, бәйгедә республиканың егерме районыннан 700 бала катнашачак. Шигырьләр унике телдә – рус, татар, удмурт, мари, хәтта итальян һәм төрек телләрендә яңгыраячак. Беренче тур районнарда һәм Ижау шәһәрендә 12 февральдә узды. 65 бала төрле телләрдә шигырьләр сөйләде.

6нчы гимназиядән Ләйсән Шәрипова
6нчы гимназиядән Ләйсән Шәрипова
Бәйгедә катнашучылар ике төркемгә бүленде. Беренчесендә удмурт, рус, мари һәм башка телләрдә шигырь сөйләүчеләр тупланса, икенчесендә татар, азәрбайҗан, төрек, яһүд телләрендә шигырьләр яңгырады. Әйтергә кирәк, бу төркемгә кергән утызга якын балаларның күбесе татарлар иде. Бәйгегә татар сыйныфларында белем алган мәктәпләрдән, 6нчы этномәдәни компонентлы гимназиядән укучылар күпләп катнашты. Гимназиянең татар теле укытучысы Ләйсәния Закирова үзләрендә шундый бәйгеләрнең еш булуын, аларда укучылар күңелләренә хуш килгән авторларның шигырьләрен сайлап, бик теләп катнашуын әйтте. Әлеге туган тел көненә багышланган бәйгегә барлык ана теле укытучылары үз укучыларын әзерләгән.

Унынчы мәктәптән берничә бала катнашты. Алар классик шагыйрьләр иҗатыннан шигырьләр сайлаган, шул ук вакытта җирле авторларның иҗатын да читләтеп үтмәгән. Нияз Тукманов Динар Абдуллин шигырен өйрәнгән, Айдар Такутдинов Риза Шәфи шигырен ятлаган.

Ләйсирә Йосыпова улы Айдар белән
Ләйсирә Йосыпова улы Айдар белән
Бәйгедә татар сыйныфларында белем алмаучы балалар да катнашты. Шундыйларның берсе - Айдар Йосыпов. Аның әнисе Ләйсирә Йосыпова татар бакчасында сабыйларны туган телебезгә өйрәтә. Татар милли хәрәкәтендә катнашучы кайбер милләттәшләребезнең балалары туган телендә сөйләшми. “Гаиләмдә тик туган телдә генә аралашабыз, үзем ана теленә сабыйларны өйрәтеп, улларым татар телен белмәсә - бу һич тә килешмәс”, диде Ләйсирә Йосыпова.

Айдар өйрәнгән шигырьдә аңа таныш булмаган сүзләр очраган. Аларны әнисе аңлаткан. “Улым татар телендә шигырьне бер-ике укуда ятлады, дәрескә рус телендә озаграк өйрәнергә туры килә”, дип уртаклашты Ләйсирә ханым.

Гүзәл Нәҗметдинова
Гүзәл Нәҗметдинова
Гүзәл Нәҗметдинова татар телендә белем алмый. Сигез яшьлек Гүзәлнең татар авазларын дөрес итеп әйтеп, артистларча шигырь сөйләве сокландырды. Милли киемнәрне дә кызчык бик яратып кия икән. Гүзәлнең әнисе Гөлнара ханым кызын туган телендә матур итеп сөйләшергә өйрәсен һәм татар моңнарын ишетеп үссен дип “Асылъяр” ансамбленә дә йөртә.

Җюри әгъзаларына бәйгедә катнашучыларны бәяләү дә җиңел булмады. Татар гаиләләреннән балалар беррәттән яһүд, әрмән, азәрбайҗан телләрендә дә шигырьләр яңгырады. Хәтта 12нче мәктәп укучысы Алинә Нуриманова төрекчә дә шигырь өйрәнеп килгән.

Жюри
Жюри
Катнашучылар арасында татар балаларының күпчелеге шагыйрь Ринат Батталны сөендергән. “Балалар сәнгатьле итеп сөйләде. Авторлар да кабатланмады. Җирле шагыйрьләрне дә онытмаганнар. Киләчәктә балалар күбрәк милли киемнәрдән дә булса, тагын да яхшырак булыр иде”, диде Ринат Баттал.

Бәйгегә нәтиҗәне дә шул ук көнне ясадылар. Татар телендә шигырьләр сөйләгән балаларның күбесе 21 февральдә - халыкара туган тел көнендә республикакүләм бәйгедә дә катнашачак.
Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар
XS
SM
MD
LG