Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 12:59

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тула. Шунда булып кайткан Тимерьян Рәҗәпов һәм улын югалткан Әнисә апа Азатлыкка сөйләде.

Бу көннәрдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тула. Тарихчылар әфган сугышын икенче дөнья сугышыннан соңгы иң дәһшәтле кораллы низаг дип саный.

1988 елның маеннан 1989 елның 15 февраленә кадәр Әфганстаннан 100 меңнән артык хәрби чыгарылган. Аларның күбесе бүгенгә кадәр үз тормышларын җайлый алмыйча рухи һәм физик чирләрдән җафа чигә.

Мәктәпне бетереп корал да тота белмичә сугышка чыгып киткән яшьләрнең психикасына зур зыян салынган. Психологлар фикеренчә, еллар узу белән "әфган синдромы" тирәнәя бара. Әфганнарга реабилитация системы оештырылмаган. Кемнең кайда, нинди шартларда яшәве турында статистика юк. Бары тик интернетта "элек Әфганстанда хезмәт иткән берәү баласы күз алдында хатынын пычак белән кадап үтерде", дигән хәбәрләр күренгәли. Шундый хәл 2013 елның җәендә Уфада булды. Айрат Сәлимов исемле полиция офицеры көнләшүдән хатынын һәм аның янындагы ир кешене пычак кадап үтергән. Болар барысы да 17 яшьлек кызы күз алдында булган. Сәлимов Әфганстанда гына түгел, Чечняда да ике тапкыр яртышар ел хезмәт итеп кайткан булган.

Уфадагы әфган ветераннары оешмасы җитәкчесе Тимерьян Рәҗәпов Азатлыкка Айрат Сәлимов кебекләрнең бүгенге михнәтләре турында сөйләде. Элекке әфганнарга "Урал" хәйрия фонды ярдәм итә. Башкача оештырылган төстә ярдәм итүчеләрне Тимерьян әфәнде белми.



Ана күңеле сизгән

Кырмыскалы районы Сәвәләй авылында яшәүче Әнисә апаның улы Әлфит Галәүтдинов Әфганстанда һәлак булган.

"Улымның хаты килмәгәнгә 15-20ләп көн, эч поша башлады бит. Ирем белән бәрәңге чыгарып йөрибез, күзем гел капкада - берәр хәбәр булмас микән дип. 1985 елның 11 сентябре иде бу. Колхоз рәисе безнең урамда гына тора, ул йөрде безнең тирәдә. Аңа безнең малайны алып кайтабыз, дип хәбәр иткәннәр икән. Бу безгә кереп әйтергә кыймый. Безнең урамныкы булгач аңа әйтергә кушканнар. Кич көн бик матур, дип теге якның идәнен буяган идем. Рифкать телевизор куйды, анда бик матур итеп Фәридә Кудашева җырлый. Мин хат язарга утырдым.

Бер заман тәрәзәне шакылтаталар. Мин өйдән кычкырам, "идән буялган, ишекне ачмагыз", дип. Алар инде кереп тә килгәннәр. Колхоз рәисе кергәч, берәр җиргә эшкә чакырырга киләдер инде бу, дип уйладык. Шуннан сорарга тотынды, улыгыздан кайчанрак хат килгән иде дип. "Әллә үлгәнме" дип сорадым. "Нигә алай дисең" ди. "Мин аны киткәндә үк сизгән идем", дидем. Алай да күңелем белән ышанмадым. "Кайда ул", дип сорадым. "Менә алып кайттык инде", диделәр. Керттек инде, идән буялган дип үзеңә килгән кайгыны өйгә кертми кире җибәреп булмый бит..."

Ана кешенең күңеле барыбер ышанмаган. Туганнарын кәфенне ачып карарга сораган. Киеменең бер почмагын күреп, "ул түгелдер" дип уйлап куйган. Туганнары улының бер аяксыз булуын, аның урынына ыштан балагы эченә мамык тутырылган булганын әйткән.



Әфганстанга җибәрелгән егетләрнең күбесе авыл җиреннән булган. Бары тик 5% гына зуррак шәһәрләрдән алынган. "Моның сәбәбе – табутларны кечерәк авылларга кайтаргач аның хәбәрен таратмау иде", дип сөйләде берничә ел элек Көнчыгыш Европа психоанализ тикшеренү институты ректоры Михаил Решетников.

Решетников үзе сугыш вакытында Әфганстанда булып хәрбиләрнең рухи хәләтен күзәткән.

"Күпчелеге колхоз һәм совхозлардан, район үзәкләреннән алынган егетләр иде. Зур шәһәрләргә мәетләр күпләп кайтарылса шау-шу чыгарга мөмкин иде. Сугышта һәлак булганнарны кечкенә авылларда җирләделәр. Ике меңләп хәрбине күзәттем. Алар арасында ата-анасы партия аппаратында булган, хәрбиләр булган бер бала да юк иде. 70% эшче һәм крестьян уллары, 20% түбән дәрәҗә эшчеләр балалары иде. Һәр өченчесе русча начар белә иде. Алар үзләре бу сугышка бөтен кешенең дә җибәрелмәвен бик яхшы аңлый иде", дип белдерде Решетников Росбалт мәгълүмат агентлыгына.

Белгеч фикеренчә, "әфганнар" – үзләренә йомылган, ябык төркем. Сугыш вакытында рухи халәткә килгән зыян үзеннән-үзе бетми. Еллар үтү белән ул тирәнәя генә. Андый кешеләргә ярдәм итүне оештыру бик кыйбат, әмма хәлле илләр андый эшнең файдасын күрә һәм сугыш ветераннарын реабилитациягә акчаны кызганмый.

Әфган, Чечня сугышын күреп кайткан Тимерьян Рәҗәпов әйткәннәре игътибарны акча юклыкка түгел, беренче чиратта җәмгыятьтәге мөнәсәбәткә юнәлтә.

Русиянең Шадрински шәһәрендә яшәүчеләр американ журналисты Дэвид Саттерга Әфган сугышы елларындагы хатирәләрен сөйләгәндә ул чорда бу сугыш турында сөйләшү тыелган булганын әйткән иде. Халык күңелендә цензура шул кадәр тирән утырган була ки, хәтта аналар үзләренең сугышта үлгән уллары турында да сөйләмәгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG