Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:31

Ингушетиядә эшләгән пенсионерларны ялга җибәрәчәкләр


Ингушетия җитәкчесе Юныс-Бәк Евкуров хакимияттә эшләүче пенсионерларның эшенә бәя биреп, ялга җибәреп булганнарны эштән бушатырга кушты. Бу гамәл белән яшьләргә 1800дән артык эш урыны булдырылачак.

Бушаган эш урыннарына беренче чиратта югары белеме булганнар һәм биш вә аннан да артык баласы булган яшь ата-аналар алыначак.

Республика җитәкчелеге кадрлар комиссиясенә бу урыннарга алу шартларын билгеләргә һәм бу хакта халыкка хәбәр итәргә кушкан.

XS
SM
MD
LG