Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:27

13 февральдә Әлмәт шәһәренең "Теннис-сити" спорт сараенда татар-башкорт милли көрәше буенча 51нче бәйге башланды. Биредә Татарстан, Башкортстан көрәшчеләре белән бергә Русия төбәкләреннән килгән ир-егетләр дә бил алыша.

Әлеге бәйге узган ел шушы ук калада узган иде. Оештыручыларга әлмәтләрнең кунакчыллыгы ошап киткән шикелле. Менә быел да зур көрәш бәйгесен Әлмәт оештырды. Бирегә 51 такымнан 420дән артык көрәшче җыйналды.

Җирәбә уйнатылганнан соң, бәйгенең ачылу тантанасына кадәр көрәшчеләр бил алышырга да өлгерде. Иртәнге сәгать ун тулуга ярышта катнашучылар сафларга тезелеп тантаналы йөреш ясадылар. Русия һәм Татарстан гимннары яңгырады.

Бил алышырга килүчеләрне Татарстан авыл хуҗалыгы министры, татар-башкорт көрәше федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов котлады. Көрәш дәвам иткән арада кыска гына матбугат конференциясе дә оештырылды. Русиянең чит төбәкләрендә яшәүче татар көрәшчеләрен шушы бәйгегә җәлеп итү мөмкинлекләре, быелгы бил алышуларның үзенчәлекләренә кагылышлы сораулар бирелде. Аларга Марат әфәнде Әхмәтов җаваплар бирде.


“Ватаным Татарстан” газеты белән берлектә оештырылган бәйге иртәгә дә дәвам итәчәк һәм аның нәтиҗәләре кичке якта бил алышулардан соң билгеле булачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG