Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүртөйле иҗатчылары Уфада очрашу үткәрде


Гөлнара Мәхиянованың "Яшиселәр бар әле" һәм Тәслия Әхмәтованың "Ана хакы" китаплары
Гөлнара Мәхиянованың "Яшиселәр бар әле" һәм Тәслия Әхмәтованың "Ана хакы" китаплары

Башкортстан Язучылар берлегендә Дүртөйле районының "Дулкыннар" иҗат түгәрәге әгъзалары белән очрашу узды. Иҗат түгәрәкләренең Уфада моңа кадәр андый чара уздырганнары юк иде.

Башкортстанның татар-башкорт яшәгән һәр районында диярлек әдәби иҗат түгәрәкләре эшләп килә. Шулар арасында иң актив һәм оешкан түгәрәк - Дүртөйле районы һәм шәһәренең “Дулкыннар” түгәрәге. Бүген анда ике дистәдән артык каләм иясе шөгыльләнә.

Язучылар берлегенең актлар залында узган чарада Дүртөйледән килгән дистәдән артык каләмкяр катнашты.

Халык шагыйре Марат Кәримов һәм берләшмә җитәкчесе Фәния Габидуллина
Халык шагыйре Марат Кәримов һәм берләшмә җитәкчесе Фәния Габидуллина
Чара ике дулкынчының үзнәшер китапларын тикшерү белән башланды. Башта Гөлнара Мәхиянованың “Яшиселәр бар әле” исемле шигырь, аннан соң Тәслия Әхмәтованың “Ана хакы” исемле китаплары тикшерелде. Әлеге китапларны тикшерүдә Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, Салават Юлаев исемендәге бүләк ияләре Хәсән Назар һәм Ирек Кинҗәбулатов, Язучылар берлеге рәисе вазифасын алып баручы Фәрзәнә Гобәйдуллина, татар берләшмәсе рәисе Фәния Габидуллина, татар проза секциясе рәисе Дилбәр Булатова, башкорт прозасы секциясе рәисе Сабир Шәрипов, шагыйрьләр Мөхәммәт Закиров, Зөфәр Вәлит, Рафаэль Хафизов, яшь галим һәм шагыйрь Руслан Сөләйманов һәм башкалар катнашты.

Чыгышларда әлеге китапларга әтрәфле анализ ясалды, киңәшләр бирелде. Чара җыр-моң белән үрелеп алып барылды.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар


Дүртөйле - Шәехзадә Бабич, Наҗар Нәҗмиләрне биргән район. Башкорт әдәбиятында алар фәкать башкорт әдипләре генә итеп күрсәтелә. Ике халык шагыйрьләре дип атау таралмаган. Шунысы кызык - әлеге чарада катнашучы каләм ияләре арасында Наҗар Нәҗми һәм Шәехзадә Бабичның авылдашлары да катнашты. Алар татар телендә шигырьләр укыды.
XS
SM
MD
LG