Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:17

"Күренекле татар җәүһәрләре" интернетта урын алачак


"Белем җәүһәрләре" бәйгесендә узган елгы җиңүчеләр

"Белем җәүһәрләре" бәйгесендә узган елгы җиңүчеләр

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә беренче гаризалар килә башлаган. Быел бәйгегә яңа номинация кертелде.

Интернет технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенә беренче гариза килгән. Казан шәһәре Яңа Савин районы 23нче татар-рус мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Мәҗитованың шәхси сәхифәсе "Укытучы - җәүһәр" номинациясендә катнашачак.

Быел бәйгегә сигез номинация тәкъдим ителгән. Ул: "Укытучы - җәүһәр", "Укучы - җәүһәр" номинациясе, "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы", "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе, "Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы", "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр", "Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" һәм яңа “Күренекле татар җәүһәрләре” дигән номинацияләр.

Соңгы номинация быел өстәлде һәм анда күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала. Интернет челтәрендә үз сәхифәләре булмаган татар шәхесләре әле шактый. Аларның күбесе быел үзләренең түгәрәк даталарын билгеләп үтәчәкләр.

Мисал өчен Ризаэддин Фәхреддин (1859 — 1936), Закир Рәмиев (Дәрдмәнд) (1859 — 1921), Шәриф Камал (Байгильдиев) (1884 — 1942), Сәгыйть Сүнчәләй (1889 — 1937) һәм башкалар. Шуңа яңа номинация яшьләргә татар шәхесләрен өйрәнүгә бер этәргеч тә булачак.

Шул ук вакытта, бүгенге көндә танылган шәхесләребезнең интернет сәхифәләре булса да, алар татар телендә эшләми. Әлеге номинация аларны сайтларының татар телле версияләрен ясарга да этәргеч булыр.

Быелдан бәйгенең төп оештыручысы булып Татнетны үстерү фонды тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG