Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсәкәйдә "Ак хисләр" бәйгесе үтте


Александровка районының Яфар авылыннан "Кәеф" бию төркеме чыгыш ясый
Александровка районының Яфар авылыннан "Кәеф" бию төркеме чыгыш ясый

"Татар моңы" бәйгесенә сайлап алу туры Оренбур төбәгеннән башланды. Әсәкәй район үзәгендә "Ак хисләр – 2014" бәйгесе кысаларында I турга иң яхшы җырчыларны сайлап алдылар.

Бу фестиваль татар халкының гореф-гадәтләре, җырлары, моңнары, туган телебез саклансын, яшьләребез белсен дигән теләк белән үткәрелә. Төп максат: фестивальгә яшь башкаручыларны җәлеп итү һәм аларда татар рухын уяту, татар телен үстерү. Жюри составында – Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, "Сөембикә" журналы мөхәррире урынбасары Рәмзия Кашапова, "Татар моңы" бәйгесенең башкаручы мөдире Вил Усманов, Татарстанның халык җырчысы, профессор Миңгол Галиев, Әсәкәй районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Элеонора Дәүләтова, "Ак хисләр" проекты авторы Зәйтүнә Вәлишина.

"Сайлап алу турларында татар халык җырларына, шулай ук ретро җырларга игътибар итәләр. Төбәкара фестивале уңышлы бара дип саныйм, чөнки башлаган вакытта күбрәк эстрада җырлары була иде. Хәзер инде аңладылар: тавыш мөмкинлекләрен татар халык җырлары һәм ретро җырлары ача. Менә шунысы куандыра", дип сөйләде "Ак хисләр" проекты авторы Зәйтүнә Вәлишина.

Катнашучы районнар күбәйде, яшь башкаручыларның саны артты. Әлеге елны фестивальдә дистәгә якын район вәкилләре сәләтләрен күрсәтте. Бәйге шартлары узган елдагыдан әллә ни аерылмый. Яшьләр күп. Әмма камиллекнең чиге юк. Катнашучылар арасында – Әсәкәй, Северный, Матвеевка, Абдулино,Сакмар, Пономаревка, Александровка районнарыннан һәм Богырыслан шәһәреннән килгән милләттәшләребез бар иде.


Бәйге чын артистларча бизәнү, киенү дулкынланусыз да булмады. Фестивальдә мәктәп укучылары белән бергә төрле җыр-бию төркемнәренә йөрүчеләр осталыкларын сәхнәдә күрсәтсә, район сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары күргәзмә әзерләгән.

Катнашучылар үзара ярышса, жюри әгъзаларына "Татар моңы"на җырчыларны сайлап алырга нигез барлыкка киләчәк. "Ак хисләр" – ул зур сәхнәгә бер адым. Әсәкәй мәдәният йорты сәхнәсендә өлкәнең иң моңлы һәвәскәр җырчылары ярышты. Бәйгеләрдә кем дә булса көтелмәгән җырлар белән килеп чыга, онытылып барган җырларны башкара.

"Илһам абый репертуарыннан, татар эстрадасын да алсак, әйтик, бүгенге көндә күптән башкарылмаган җырларны хәзер инде яшьләр репертуарында ишетергә була. Мисал өчен, менә “Ачуланма” дигән җырны Рафаэль Яросланов җырлады. Бу Сара Садыкованың җыры, бик диапазонлы. Гомумән алганда, ул бик җайлы җырлана торган җыр түгел", диде “Татар моңы” бәйгесенең башкаручы мөдире Вил Усманов.

"Әгәр дә мин бәйгедә җиңү яуласам һәм миңа "Татар моңы" бәйгесендә катнашырга туры килсә, әлбәттә, мин Илһам Шакиров репертуарыннан җыр сайлар идем", диде бәйгедә катнашучы Рафаэль Яросланов.

Әсәкәйдә төбәкнең районнарыннан килгән күп санлы җырчылар белән бергә биючеләр, нәфис сүз осталары катнашты.

"Бу фестивальдә без беренче тапкыр катнашабыз. Киләчәктә тагын да яхшырак әзерләнербез. Әдилә мөнәҗәт белән чыгыш ясады, Венера җыр җырлады, мин шигырь сөйләдем", диде Фәнис Яруллинның "Нәсихәт" шигырен ишеттереп беренче урынны яулаган бәйгедә катнашучы Татар Каргалы мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Илзира Богданова.

"Ак хисләр" бәйгесе үзенең нәтиҗәсен бирә. Узган елгы "Татар моңы" бәйгесен искә төшерик.

"Оренбурдан Альбина Мөхәррәмова, Камилә Әхмәтова, Әсәкәйдән Эльвира Яруллина – алар өчесе дә "Татар моңы" бәйгесенең лауреатлары булдылар. Альбина Мөхәррәмова хәтта беренче урынны яулады", дип сөйләде Виль Усманов.

"Хореографиягә килгәндә, бу юлы балалар коллективлары зур осталык күрсәтте. Әсәкәйнең "Ялан" белән Богырыслан шәһәренең "Төймәләр" бию төркемнәрендә иң кечкенәләр чыгыш ясады. Богырысланның балалар коллективы миңа бик ошады. Дөресен генә әйткәндә, югары профессиональ ансамбльләргә ошап әзерләнгәннәр. Биюләре, киемнәре, пластикалары, үзләрен сәхнәдә тотулары, сәхнәне үзләре белән тутырулары – болар барысы да югары сыйфатлы, гармонияле булды. Минем аларга әфәрин дип әйтәсе килә", диде "Сөембикә" журналының мөхәррире урынбасары Рәмзия Кашапова.

Танылган җырчы Миңгол Галиев үткәргән мастер-класслардан соң бәйгедә катнашучылар сәхнәдә үзләрен иркенрәк тота, ә Александровка районы Яфар авылыннан килгән Эдуард Хачатрян җырчыны үзенең остазы дип саный.

"2010 елдан бирле "Ак хисләр" бәйгесендә катнашып килдем һәм шул вакыттан бирле миндә татар халык җырларына, борынгы җырларга мәхәббәт уянды. Шуңа да мин эстрада түгел, ә халык җырларына өстенлек бирә башладым", дип сөйләде Эдуард Хачатрян.

Бу юлы жюри әгъзалына иң-иңнәрне сайлап алу җиңелләрдән булмады. Иң яхшы биючеләрне сайлау – зур бәхәсләр тудырса, җырчыларның иң осталары бертавыштан билгеләнде.

"Рафаэль Яросланов, Илнур Латыйпов, Фәйрүзә Хуҗина – болар Әсәкәй районыннан. Эмиль Заббаров, Алинә Адигамова – Богырысланнан, Илнур Йосыпов, Эдуард Хачатрян – Александр районыннан. Шулай итеп, бу юлы Оренбур өлкәсеннән "Татар моңы" бәйгесенең икенче турына җиде яшь һәвәскәр җырчы үтте", дип сүзен тәмамлады Вил Усманов.

Оештыручылар – Әсәкәй татар милли-мәдәни мохтарияте, район мәдәният бүлеге, өлкәнең татар эшмәкәрләре оешмасы җиңүчеләргә һәм катнашучыларга саллы бүләкләр дә әзерләгәннәр.

"Мондый фестивальләр зур чыгымнар сорый һәм аларны оештыру иганәчеләрдән башка мөмкин дә түгел. Елдагыча, төп иганәче – Әсәкәй район милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдус Дәүләтов, фермер Ришат Галимов кебек уңган егетләребез дә зур булышлык күрсәтә”, диде Зәйтүнә Вәлишина.

Гран-при иясе дә билгеле булды – ул Әсәкәйдән Рафаэль Яросланов. Бүләкне өлкәнең татар эшкуарлары оешмасы исеменнән Илдус Дәүләтов тапшырды.

Киләчәк XIII фестивальнең дә максаты шул ук кала: яшь башкаручыларны җәлеп итү һәм аларда татар рухын уяту, татар телен үстерү.
XS
SM
MD
LG