Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:30

"Азатлык" хәбәрчесе Самар өлкәсендәге Иске Мәчәләй авылында яшәүче Шамил әфәнде Мамышев белән тарих һәм ватан турында сөйләште.

Дәүләтләрнең тарихын язалар. Шәһәрләребезнең тарихын зурлыйлар. Авылларыбызның тарихын тасвирлаган китаплар басыла. Чынбарлыкта, барлык тарихларның да нигезендә гаилә тарихы ята. Вакыйгаларны кешеләр тасвирлый. Чорларны шәхесләр бизи. Авыл гомер-гомергә фидакарь. Физик тазалык. Рухи көч. Динебез исламга тугрылык. Зирәклек. Туган җанлылык. Һәр нәсел - Ватаныбызның бер кыйпылчыгы. "Азатлык" хәбәрчесе Самар өлкәсе Иске Мәчәләй авылында яшәүче Шамил әфәнде Мамышев белән сөйләште.

– Шамил әфәнде, иң кыска тарих бабайлардан башлана. Күпләр әле анысын да белми. Сүзне бабаларыгыздан башлыйк әле.

– Гаиләбез тарихы утны да, суны да кичкән шәхесләрдән тора. Авыр һәм дәһшәтле 1941 ел. Ил өстендә ачы хәсрәт рәшәсе асылынган. Хатын-кызларыбыз ир-атларны фронтка озаталар. Букчаларга, биштәрләргә азык-төлек тутырыла. Озатулар. Ачы күз яшьләре. Соңгы карашлар. Күкрәкләрдән йөрәкләрнең шартлап чыгарга җиткән мизгелләре. Шулай да, күбесе сугыш озакка сузылмас, ирләре, уллары, туганнары бераздан өйләренә әйләнеп кайтыр дип өметләнәләр.

Татарстанның Әлмәт районында урнашкан Тайсуган авылы да – советларга төшкән хәсрәтнең бер кыйпылчыгы. Минем әбиемнең туган җире. Бабамның улы Гали генә фаҗигане тирәнтен кичерә белү яшендә түгел. Әтисе бит аңа барлык инструментларын биреп калдыра. Димәк, ул үзе сыерчык оясы ясаячак!

– Бабагыз сугыштан исән-имин кайталдымы?

– Юк. Бабам сугыш башында ук хәбәрсез югалган. Әбием дүрт бала белән утырып калган. Ашау ягыннан бик зур кыенлыклар кичергәнгә күрә, кышны чыгып булмас дип, башка ярлы гаиләләр белән бергә Камчаткага эшкә ялланып китәләр. Дүрт сабыйны ияртеп, әбием Приморье краена китеп бара.
Бөгелмә станциясендә озак кына вагонны поездга такканны көтәргә туры килә, чөнки ул вакытта иң беренче сугыш составларына игътибар бирелә.
Шунда бер вагонда тоз коелып калган дигән сүз ишетеп, әбинең 14 яшьлек улы Гали тоз артыннан китә. Галинең китүе була, вагонны составка тагалар һәм поезд китеп бара. Гали әнисеннән аерыла.

Малайның авыр көннәре башлана. Көч-хәл белән туган авылына кайтып егыла. Йорттан-йортка йөреп, төрле эшләр башкарып, тамагын туйдыра. Тормыш зәһәрлеге Галинең холкына тәэсир итми калмый. Ачлык. Ялангачлык. Ата-ана назын күрмәү. Кием-салу булмау. Җитешсезлек – болар барчасы да Галидә кырыслык тәрбиялиләр.

Олыгаеп, үзлегеннән тормыш итә башлагач та, Галигә бу сыйфаты белән кешеләр арасында эшләү өстәмә кыенлыклар китерә. Халкым белми әйтмәгән бит: “Бер бәхетсезлек икенче бәхетсезлекне китерә” дип.

– Әбиегез Камчаткага барып җитәме соң?

– Әбием исә өч баласы белән ачлыкка киселеп, көч-хәл белән Владивостокка килеп җитә. Биредә ул гомерендә беренче мәртәбә диңгез күрә. Камчаткага диңгез аша кечкенә генә көймәдә баруы бик куркыныч була. Яңа килгән эшчеләрне балыкчылар колхозына урнаштыралар. Поселокта яшәүчеләр аларны яхшы каршы алалар. Кием-салым, савыт-саба, ризык белән ярдәм итәләр.
Килгән кешеләр шунда ук балык тозлау эшенә керешкәннәр.

Минем булачак әнием Тәслиягә бу хуҗалыкта эшли башлаганда нибары 15 яшь кенә була. Әбием елый-елый: “Салкын суда балык тозлый-тозлый кулларыбыз боз булып каталар иде. Аларны кайнар суга чиләккә тыгып җылыта идек тә, балык тозлауны дәвам итә идек”, дип сөйли иде. Еш кына хатын-кызларны төнлә йокыларыннан уятып, ир-атлар белән беррәттән балык тулы мичкәләрне баржаларга төяткәннәр. Балык тозлауда балалар да эшләгән. Хуҗалык мөдире нечкә күңелле кеше булган. Балалар биртелмәсен дип, бик авыр эшләрне бирмәгәннәр. Бәйрәмнәрдә күңелләрен күреп, бүләкләр дә биргәннәр үзләренә...

– Шамил әфәнде, әбиең белән бабаңның ачы язмышын күз алдына китереп, аркалар чемерди. Әтиең тормышын кыскача күзаллыйк әле.

– Әтием Әхмәтзыя Иске Мәчәләй авылында туып-үскән. Аңа да бик күп нужа шулпасын чүмерергә туры килә. Әле яшүсмер чагында ук, пар атлар җигеп, фургонда бодай ташый. Бервакыт атлары куркып китеп, фургоны каплана. Бер фургон бодай тау астына сибелә. Атлар качып китәләр. “Нигә син, Ходаем, бу җәфаларны күрсәтәсең “, дип утырып үксеп-үксеп елый. Шул вакытта әтисе Хәйретдиннең үлеме күз алдына килә. Әтисе янгын күреп, өеннән йөгереп чыга һәм йөрәге кысыла. Улы Әхмәтзыя грелка да куеп карый, тик йөрәк барыбер туктый. Хәйретдин бабай улы яшүсмер Әхмәтзыяның кулында җан бирә.
Кинәт кенә Әхмәтзыя сискәнеп китә дә, сикереп торып, үлән арасына сибелгән бодайны тиз генә бер капчыкка тутырып, өенә алып кайта. “Барыбер бу эшем өчен мине төрмәгә утыртачаклар, ичмасам, өйдәге җиде җан туйганчы ипи ашасыннар ”, ди ул.

Бер капчык бодай күтәреп кайткан малайны күреп, өйдәгеләр шатланмыйлар. Еларга тотыналар. ”Нигә болай эшләдең, күрмисеңмени, бер шешә бодай өчен биш елга зинданга утыртканны”, диләр. Комисся килеп, баланың исәнлеген инангач, үлән арасындагы бодайны җыеп алып, амбарга илтеп бушатканнар.
Олылар да сабак алалар. Бүтән яшь малайларга пар ат бирмиләр.

1944 елда әтием Әхмәтзыя Икенче Балтыйк буе фронтына эләгә. Латвияне, Литваны, Эстонияне алманнардан азат итә. 30нчы дивизия составында дошман гаскәрләрен Курляндский группировкасын камап алуда катнаша.

Ватан сугышы беткәч, әтиемне полклары белән бергә Ерак Көнчыгышка озаталар. Августның 8ндә Япония белән сугыш башлана. Икенче көнне безнең сугышчылар ярларыннан ташыган Амур елгасын кичәләр. Көчле яңгырлардан соң, юллар изерәгән, күперләр җимерелгән була. Сугыш коралларын солдатлар үзләре сөйрәп баралар. Зур мәшәкатьләр аша Харбинга килеп җитәләр.
Сугыш беткәч, солдатларны Камчаткага кайтаралар. Биредә ул батарея старшинасы булып хезмәт итә.

– Әтиегез ничә ел гаскәр хезмәтендә була?

– 8 ел. 1950 елда солдат итеген сала.

– Сигез ел буена ут эчендә кайнап, исән калган солдатның хезмәтен командирлар ничегрәк бәяләгәннәр?

– Әтием “За отвагу”, “За Победу над Германией”, “За освобождение Риги” медальләре һәм I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Бүләкләр арасында Сталин исеменнән язылган рәхмәт хаты да бар.

– Сугыш тәмамланган. Хәрби хезмәте өчен бүләкләр алынган. Батыр солдат әниегез белән ничек таныша соң?

– Камчаткада бер кичне Әхмәтзыя клубка килә. Шунда әниемне күрә. Гашыйк була. Татарстанда туган Тәслия белән Иске Мәчәләй егете Әхмәтзыя өйләнешәләр. Камчаткада кызлары Рәисә һәм мин - уллары Шамил туа. Бераз яшәгәч, яшьләр Мәчәләйгә кайтып урнашалар.

– Туган туфракка кайтып урнашкач, балалар саны арткандыр инде?

– Әтием белән әнием 7 бала үстерделәр. Бишесенә югары белем бирделәр.

– Сүз башында әбиегезгә тукталган идегез. Аның балалары кайларга сибелделәр? Бигрәк тә Гали йөрәкне сызлата.

– Дүртесе дүрт якка сибелделәр. Олы кызы Нурдидә Казакъстанда балалар үстереп, шунда гүр иясе булды. Гали Архангельскида эшләп, шунда мәңгелеккә күчте. Мөҗәһит абый Әлмәт шәһәренең “Миңнебай” заводында гомере буе хезмәт итте. Профсоюз җитәкчесе булып, халыкка зур игелекләр күрсәтте ул.
Әниебез Мәчәләйдә гомер кичерде. Безнең нәсел турында кинофильм төшерергә була.

– Әниегезнең нинди сүзләре исегездә тора?

– “Хәзерге вакытта яшәве кыен диләр. Һәр заманның үз авырлыклары була. Элек тә явызлар җитәрлек булды. Балаларын ташлап китәләр иде. Әмма яхшы кешеләр күбрәк. Яхшыларга терәлеп яшәгез”, дия иде мәрхүмә.

– Әтиегез - классик батыр ирләр юлын узган чын татар ире. Балалары, оныклары кайсы юлдан киттеләр? Яңа буын солдат итеген бик теләп кими бит әле.

– Гаиләбездә барчабыз да - артиллериячеләр. Шуңа да 19 ноябрь, 9 Май, 23 февраль – безнең гаилә өчен зур бәйрәм көннәре.

Үзем Польшада ПВО гаскәрләрендә, бертуган энем Таһир Приморски крайда Бөек Петр бугазында хезмәт иттек. Улым Эмил дә Хабаровскида өлкән лейтенант булып хезмәт итте. Бүгенге көндә ике оныгым аякка басып киләләр.
Марат Похвистнево шәһәрендәге “Нефтяник” футбол командасында өлкә ярышларында беренче урынны алып кайтты. Икенче оныгым Равил бокс белән шөгыльләнә. Алар - нәселебезне баетучылар. Спорт тармагына көч куялар, укуда да сынатмыйлар. Яңа ил саклаучылар үсә. Яшьтән үк Ватанны сөю хисен сеңдерәбез. Аллаһыга шөкер, чын егетләр үстерәбез.

Бу яктан Мәчәләй авылы үзе бер патриотизм мәктәбе. Ватан сугышына авылдан 370 ир-егет киткән, шуларның 167се яу кырларында ятып кала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 120 авылдашыбыз орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр. Мәчетләрдә әрвахларга Коръән укыганда, яу кырларында ятып калганнарны догаларыбыздан калдырмыйбыз.

– Балаларыгызга, оныкларыгызга нинди тәрбияви сүзләр әйтәсез?

– Тыныч торыгыз. Бер-берегезне яратып яшәгез. Юк-бар өчен бәхәсләшмәгез. Һәр эштә уңганлык күрсәтегез. Әби-бабаларыгызның, әти-әниләрегезнең киңәшләренә колак салыгыз, Аллаһы Тәгалә биргәннәргә разый булып яшәгез, дип туглап торабыз. Адәм баласына кимчелек хас.

– Яшь буынга кемне үрнәк итеп куясыз?

– Мөхәммәт пәйгамбәребезне.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG