Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәлестиннәрнең яңа паспортларында "дин" бетерелде


Фәлестин тышкы эшләр министрлыгы яңа эчке һәм чит ил паспортларында "динне язу булмаячак", дип белдерде.

Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу тәкъдимне Фәлестин автономиясе җитәкчесе Мәхмүт Габбас керткән булган. "Аның максаты - дингә карап дискриминацияне туктату", диелгән министрлык белдерүендә.

Кешенең динен паспортта теркәүне 1995 елда Израил керткән булган. Фәлестин хакимиятенең яңа паспортларда динне күрсәтмәү ниятенә бу юлы Израил каршы килмәгән.
XS
SM
MD
LG