Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә укучылар тотык итеп алынган мәктәпкә изге су сибәчәкләр


Мәскәү патриархатының мәгълүмат бүлеге хәбәр итүенчә, 20 февраль көнне епископ Подольский Тихон Мәскәүнең Төньяк-Көнчыгыш бүлгесендәге Отрадное районындагы 263нче мәктәпкә барып уку йортына изге су сибәчәк, дога кылачак. Православ рухание шулай ук укытучылар һәм укучыларның ата-аналары белән очрашачак.

3 февральдә Мәскәүнең Отрадное районындагы бу мәктәпкә шунда ук укыган 15 яшьлек Сергей Гордеев корал тотып керде һәм ике дистәләп укучы һәм укытучыларны тотык итеп алды. Атышлар нәтиҗәсендә география укытучысы һәм бер полиция хезмәткәре һәлак булды.
XS
SM
MD
LG