Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ спортчысы Сочидан медаль һәм урам маэмайларын алып китә


Гас Кенуорти
Гас Кенуорти

АКШ чаңгычысы Гас Кенуорти Олимпиада беткәч үз иленә Сочидагы урам көчекләрен алып китәчәген белдерде.

Гас Кенуорти Сочи Олимпиадасында слоупстайл төрендә көмеш медаль яулады. Маэмайларны ул медиаүзәк янында тапкан.

“Медиаүзәк янында эт гаиләсе яши. Аларны өйгә, Америкага алып кайтыр өчен бар нәрсәне эшләргә тырышам. Анда дүрт көчек һәм әниләре. Этләрне мин бик яратам. Алардан да матуррак урам этләрен күргәнем юк иде”, ди спортчы.

Тапкан этләр белән төшкән фотоларын спортчы үз твиттерына куйган.

Бу Сочидагы этләр белән бәйле беренче кызыклы очрак түгел. Колорадодан Нейл Дредер Олимпиадада эшли. Шәһәрдә тапкан эткә ул Фишт исеме кушкан - Сочиның төп стадионына багышлап. АКШка алып кайтыр өчен кирәкле дарулар кадаткан. Хәзер документлар әзерли.

Олимпиада алдыннан кайбер мәгълүмат чаралары Сочида урам этләрен үтерәләр дип хәбәр иткән иде. Рәсмиләр бу хәбәрләрне кире какты.
XS
SM
MD
LG