Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Күп эш башкарылды, әмма нәтиҗәсе әлегә аз"


Тимур Тимуршин
Тимур Тимуршин

Коррупциягә каршы көрәшүче блогер Тимур Тимуршин үз эшенә нәтиҗә ясый. Аның белән "кызыксына" башлаганнар, әмма ул аннан курыкмый.

Блогер Тимур Тимуршин дәүләт комитетлары, министрлыклар кебек үк, шушы көннәрдә 2013 елга нәтиҗә ясап, киләсе елга планнары белән бүлеште. Үткән елда ул "Татар Навальные" исеме белән танылды һәм "Антикоррупция" дигән төбәкара оешма төзеде.

Азатлык соравына җавап биргәндә блогер кырын эшләре турында күп язган бер район башлыгының малае аның белән бик кызыксына башлавын хәбәр итте. Ул Тимуршин хакында Эчке эшләр министрлыгынның Татарстан идарәсенә мөрәҗәгать итеп аның нинди дә булса җинаятьләр кылу-кылмавы, җаваплыкка тартытылу-тартылмавы белән кызыксынган.

Блогер аның исемен атамый, кайсы район җитәкчесенең ачуын чыгаруын да әйтми. Әмма livejournal.сom cәхифәсендәге блогына күз салсак, андагы күпчелек язмаларның Буа районына багышланганын күреп була. Шулай ук ул анда Апас районында сайлауларның ни дәрәҗәдә “гадел” үтүен сурәтләгән, Тәтеш районы җитәкчесенең дә канунсыз рәвештә бизнес алып бару гаепләүләрен дә белдергән иде.

Янаулар булмаса да, игътибар бар

Тимуршин аның белән хокук саклау оешмалары да кызыксына башлавына әллә ни аптырамый. Әмма, шулай ук коррупция белән көрәшүче Алексей Навальныйның сәер рәвештә "Киров урманы" оешмасы белән бәйләп хөкемгә тартылуын күпләр оныта алмый.

Ул янаулар булмады дисә дә, элегрәк үзенең блогында Буа районы полиция бүлегенә чакырылуын хәбәр иткән иде.

Тимуршин бернинди сәяси көчләрне якламавын әйтеп килде, һәрхәлдә аның сәхифәсендә бернинди фирка, сәясәтчеләр хакында сүз алып барылмады әлегә.

Блогер әйткәнчә ул һаман да шәһәр үзәгендә офиска түләп тора, аңа ярдәм итүче юристлар һәм ул үзе дә бушлай эшли.

Эше күп, нәтиҗәсе аз

Көрәш башлаганнан соң узган 9-10 айга нәтиҗә ясаганда ул бик күп эш эшләнүен, әмма күбесенең ахырына җиткереләвен әйтә.

Әйтик 2013 елга Тимур һәм аның командасы Буа райоыныда бер күмәк хуҗалыкның банкротка чыгарылыуын һәм аның милегенең элекке рәискә күчерелүе, канун бозулар һәм алдашулар хакында бәйнә-бәйнә язып чыкты. Бу хакта хокук яклау оешмаларына мөрәҗәгатьләр юллады, алар кире кагылгач, яңадан шикаятьләр белән чыкты. Әмма барыбер, әлегә күмәк хуҗалык хуҗасы җаваплыкка тартылмады.

Рәшит Заһидуллин
Рәшит Заһидуллин
Блогер һәм аның хокукчылары Апас районында башлык Рәшит Заһидуллинга якын булган ширкәтнең тендерда җиңүен хәбәр иткән иде. Ул дәүләт оешмаларына ит китертү өчен рәсми бәйгенең канунсыз рәвештә үтүе хакында хәбәр иткәннән соң бөтен хокук яклау оешмаларыннан бары тик Монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсенең генә игътибарын юнәлтә алган.

Тәтеш районы башлыгының дәүләт хезмәтендә канунсыз рәвештә бизнес алып баруы хакында язып чыкканнан соң бер атна эчендә Алабуга шәһәр мәхкәмәсе кредитлар бирү белән бәйле вакыфны яптырган. Әмма моннан ары Татарстан прокуратурасы тикшеренеп тормаган.

Казанда Горбунов исемендәге мотор төзү берләшмәсенә караган тулай торакларның дәүләт милке исемлегеннән чыгарып махсус оештырылган ширкәтләр аша сатып җибәрү һәм соңыннан эзләрен башка төбәкләрдә яшерү гаепләвен дә тикшерүче оешмалар җавапсыз калдырган. Бары тик Федераль салым хезмәте генә милек сатудан салым түленмәвенә игътибар итәргә булган.

Ришвәтчеләрне бар дөнья беләчәк

Шулай ук Тимур Тимуршин үзенең сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, аның тикшеренүләрен АКШ, Швейцария, Кыбрыс, Сингапур һәм башка илләрдә укып баралар. Хәтта язамаларны инглиз теленә тәрҗемә итәргә сораганнар. "Шулай итеп Татарстандагы казнадан акча чәлдерү “осталары” рус телле илләргә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә таныла алачак", дип ярым шаярып кисәтә Тимуршин.

Аның әйтүенә караганда ул җитәкләгән "Антикоррупция" төбәкара оешмасы атап үтелгән һәм башка эшләр нигезендә хокук саклау оешмаларына хатлар юллауны дәвам итәргә планлаштыра.
XS
SM
MD
LG