Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:15

Кырымтатар мәдәният үзәге урыны өчен көрәш дәвам итә


Кырымтатар мәдәният үзәге өчен бирелгән урындагы бинаның сакланып калган алгы дивары

Кырымтатар мәдәният үзәге өчен бирелгән урындагы бинаның сакланып калган алгы дивары

Акмәчеттә Кырымтатар мәдәният үзәге төзеләчәк урындагы хәрәбәне мәдәни мирас дип танытып төзелешкә каршы чыгучы ике оешма аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗагать иткән.

Акмәчеттә Кырымтатар мәдәният үзәге төзеләчәк урын тирәсендә мәхкәмәне башлаган “Кырым” фонды беренче мәхкәмәдә җинеп чыкты. Бу җимерек йортны, ягъни бары тик җимерек хәлдәге алгы дивары гына сакланган бинаны "доктор Николай Арендт йорты – тарихи бина" дип чыккан яклаучылар 2013 елда шау-шу күтәреп, матбугат очрашулары үткәрәп, Украина мәдәният министрлыгына хатлар язган иделәр.

Карл Маркс 25 адресында “Арендт йорты” дип йөртелгән бинага Украина мәдәният министрлыгы сентябрь аенда мәдәни мирас һәйкәле статусы бирде дигән хәбәрдән соң ике арада дәгъва инде мәхкәмәдә карала. Бу бинаны саклау өчен Мәдәни мирасны яклау һәм саклау оешмасы һәм Русиянең хатыннар клубы инде аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗагать иткән.

Мәҗлес каршында эшләп килгән “Кырым” фондының рәисе Риза Шевкиев мәхкәмә хакында Азатлыкка менә ни диде.

– Без беренче мәхкәмәдә җинеп чыктык, ләкин алар аппеляция мәхкәмәсенә мөраҗәгать иттеләр, инде бу эш Акъяр (Севастополь) хуҗалык мәхкәмәсендә каралачак.

– Ни өчен мәхкәмә дагъвачыларның таләпләрен урынына китермәде, мәхкәмә карарында нәрсә язылган?

Риза Шевкиев

Риза Шевкиев

– Без бу бина тарихи һәйкәлләр реестрына кертелгәндә аның җимерек хәлдә булуы күзгә алынмаганын яздык. Без аны сатып алганда аның тузганлыгы (аварийный износ) 41 процент иде. Аның өчен бөтен тәләпләр буенча бу бина җимерек һәм аны торгызырга мөмкин түгеллеге раслана иде. Мондый биналарны архитектура һәйкәлләре реестрына кертү мөмкин түгел. Бу йорт “Арендт йорты” да түгел. Бу безнең икенче мәхкәмә эшебез булачак.

– Бинаны реестрга кертүне Украина министрлыгы алганмы яисә Кырымның мәдәни мирасны саклау комитетымы?

– Юк, мындагылар Украина министрлыгы мондый карар алынуга каршы. Кырым комитеты бу бина җимерек булганын, ул Арендт йорты булмаганыны да таный.

– Ә сездә Украина министрлыгы карары бармы?

Бинаның арткы ягы

Бинаның арткы ягы

– Бездә оригинал юк. Бу карарның тик копияләре бар, аны Украина мәдәният министрының урынбасары имзалаган, ләкин министрлыкның электрон җәдвәләндә дә бу карар юк.

– Сезгә каршы Акмәчәт шәһәр хакимияте дә чыгамы?

– Юк, мәхкәмәдә безгә каршы ике җәмәгать оешмасы: "Мәдәни мирасны яклау һәм саклау оешмасы" һәм "Русиянең хатыннар клубы" каршы чыкты. Кырымның мәдәни мирасны саклау комитеты аппеляция мәхкәмәсенә каршы булганын язды.

– Бу мәсьәләнең шулай сузылу, мондый борылыш алуының сәбәбе нәрсәдә?

– Монда кырымтатар мәдәнияте күтәрелмәсен дигән максат белән эш ителә төрле шовинистлар тарафыннан. Икенче сәбәп – бу урынны кемдер үз бизнесы өчен кулланырга тели дигән фикер дә юк түгел.

– Аппеляция мәхкәмәсе кайчан була?

– Октябрь аенда.

– Ә кырымтатар мәдәният үзәге кайчан төзелергә тиеш?

– Без 2015 елда аны төзеп бетерергә тиеш идек, ләкин мәхкәмә дәвам иткән чакта без эшне башлый алмыйбыз.

Кырымтатар мәдәният үзәге төзеләчәк урыннан 500 метр ераклыктагы Александр Невский соборы 9 катлы бина югарылыгында булса да хакимият моңа каршы чыкмады

Кырымтатар мәдәният үзәге төзеләчәк урыннан 500 метр ераклыктагы Александр Невский соборы 9 катлы бина югарылыгында булса да хакимият моңа каршы чыкмады

Бу урында торган йортның калдыклары шәһәр хакимияте карары белән “Кырым” фондына сатылган иде. Бу фонд монда Кырымтатар мәдәният үзәге төзергә җыена, шәһәр шурасы инде аның проектын да раслаган иде. Шуны да әйтергә кирәк, башта Кырымтатар мәдәни үзәгенең тугыз катлы булачагы планлаштырылган иде. Аннары бу Акмәчетнең иске тарихи урыны дип премьер Анатолий Могилев тугыз катлы бина булуына каршы чыкты. Акмәчет шәһәр башкарма комитеты бинаның биш катлы булачагын раслады. Шуннан соң “Кырым” фонды проект документларын әзерли башлады, ләкин инде бу җимерек бина "мәдәни мирас" булып танылган.

Дистәләрчә ел буе бозылып яткан бу җимерек йорт бүген аны кайгыртып йөрүчеләрне нигәдер башта һич тә кызыксындырмый иде. Тик бу йортның урынында Кырымтатар мәдәният үзәге төзеләчәк дигән хәбәрләрдән соң бу мәсьәләне күтәрәп чыктылар. Хәтта Арендт варисларын Мәскәүдән, Англиядан табып Акмәчеткә китергәннәр, төрле рәсми оешмаларга хатлар яза башладылар. Инде эш мәхкәмәгә барып җитте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG