Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әдәби Төмән" берләшмәсенә 10 ел тулды


Шагыйрьләр белән бер очрашуда
Шагыйрьләр белән бер очрашуда

"Яңарыш" газетасы редакциясендә иҗат берләшмәсенең юбилее уңаеннан бер төркем китап язучылар, әзерләүчеләр, актив шәхесләр җыелды.

2003 елның декабрендә бер төркем иҗат әһелләре ветеран укытучы Люция Хәбибуллинаның “Туган як әдәбияты” китабын тәкъдир итү кичәсенә җыелгач, “Яңарыш” газетасы каршында иҗади оешма булдырырга карар кылалар. Бу әдәби түгәрәкне “Әдәби җомга” дип атап, анда иҗатлары турында бергәләшеп сөйләшергә, киңәшләшергә, профессионал шагыйрь-язучылар белән очрашырга сүз куешалар.

“Яңарыш”ның беренче мөхәррире Азат Сәгыйтов моны хуп күреп каршы ала һәм һәр ай саен җомга көнне очрашырга тәкъдим итә, аның җитәкчесе итеп галимәбез Хәнисә ханым Алишина билгеләнә. Яңа ел башында ук түгәрәктә кадерле кунаклар - Казаннан танылган шагыйрьләр: якташыбыз Шәүкәт Гаделша, хәзерге язучылар берләшмәсе рәисе Рафис Корбан, Газинур Морат белән истәлекле очрашу үтә. Анда өлкә Думасы депутаты Геннадий Корепанов, өлкә Думасы депутаты ярдәмчесе Әхтәм Каюмов, шәһәр Думасы депутаты Ришад Җиһаншин да катнашалар.

Шыкча мәктәбе укучылары янында
Шыкча мәктәбе укучылары янында
“Гыйнвар аеның соңгы җомгасында уздырылган иҗат түгәрәгенең йогынтысы әле озак вакыткача сизеләчәк. Беренчедән, әле безнең Төмән җирендә шундый югары дәрәҗәдә һәм җитди үткәрелгән мин бер генә җыелышны хәтерләмим. Эш башы Татарстаннан килгән 3 күренекле һәм хөрмәт казанган шагыйрьләрдә генә түгел. Ә шушы сөйләшүдә катнашучыларның фикердәшлегендә, бер-берсен аңлап, әдәпле, тактлы гына искәртү-тәкъдимнәр ясауда дип әйтер идем”, дип яза Азат абый бу вакыйга турында. Аннары Төмән районының Талымхан, Яркәү районының Бурбар мәктәпләрендә укучылар белән, “Этнос” балалар үзәгендә очрашулар “һәр ай саен җомга көнне” дигән тәртипне үзгәртәләр һәм, “тормыш үзенең коррективларын кертә шул”, ди бер язмасында Азат Сәгыйтов, түгәрәкнең “Әдәби Төмән” дип исемләнүе турында хәбәр итә. Өлкәгә Татарстаннан килгән бер генә кадерле кунак та “Әдәби Төмән”нең кунакчыл, эчтәлекле утырышларында катнашмый калмый. Бигрәк тә академик Хатыйп Миңнегуловның безне яратып килүе, Татарстан хәлләре белән таныштыруы, төпле киңәшләре һич онытылмас.

Казан егетләре төркеме белән танышу вакытында
Казан егетләре төркеме белән танышу вакытында
Cоңгы утырышка кунак итеп “Яңа сулыш” тапшыруын алып баручы Ләйсән Хөрмәтуллина “Казан егетләре” ансамбле артистларын алып килде. Айдар Әгъләмов, Илнат Фәрхуллин, Фәнил Фәйзуллин үзләре, эшләре турында сөйләделәр, җырлап та күрсәттеләр. Ә чибәр кыз – “Татар моңы” фестивале лауреаты Зарина Хәсәншина “Казан егетләре” төркемен бизәп кенә тора. Алар фольклор әсәрләре белән кызыксынуларын, себер татарларының югалып барган җырларын башкарырга теләүләрен белдерделәр. Авылларда татар моңын сагынып торуларын, аларны хуш күреп, яратып каршы алуларын сөйләделәр.

Галия Абайдуллина, Зыятдин Низамов, Искәндәр Янтимиров, Заһит Акбүләков - җирле иҗат әһелләре
Галия Абайдуллина, Зыятдин Низамов, Искәндәр Янтимиров, Заһит Акбүләков - җирле иҗат әһелләре
Утырышта һәркем - Хәнисә Алишина, Люция Хәбибуллина, Гөлнур Хәйруллина, Зыятдин Низамов, Сәгыйть Сагитов, Хатыйп Хәбибуллин, Нефтеюганскидан килгән шагыйрә, язучы Нәфкыя Сафина, Венера Хәйруллина алдагы планнары, үзләрен борчыган проблемалар, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе эшләгән дәвердә ирешкән уңышлары, берләшмәгә яшьләрне тарту һәм башкалар турында сөйләделәр. Монда Венера ханымның, һәркем үз урынына яшьрәк кешене калдырырга тиеш, дигән сүзләре хупланды. Бергәләшеп яңа җитәкче сайланды, бертавыштан бу вазифага җирле шагыйрь Сәгыйть Сагитов билгеләнде.

Ветеран укытучы Хатыйп Хәбибуллин үзен борчыган мәсьәләләрне сөйли
Ветеран укытучы Хатыйп Хәбибуллин үзен борчыган мәсьәләләрне сөйли
Рәүфә Кангазина “Сөю чишмәсе” сәхифәсендә “Мин яратам” фотобәйгесендә җиңүчеләргә лаеклы бүләкләрен тапшырды, аларны чын күңелдән котлады. Беренче урын алган Римма Арсухина шигырьләре белән укучыларыбызга таныш инде. Яшь укучыбыз Җәмилә Рамазановага да кунаклар, шагыйрьләр белән якыннан танышу ошагандыр дип уйлыйбыз.

Утырыш нәтиҗәле булды, бергәләшеп чәй эчү белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG