Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:51

Әфган сугышына карата минем шуны өстисем килә: анда күбрәк мөселман халкы балаларын җибәрергә тырыштылар, аларның да иң асылларын.

Минем Гомәр абыемның улы Рәшит мәктәптә укыганда да, югары хәрби училищеда укыганда да төркемнәрендә иң акыллы, иң инсафлы, иң ярдәмлекле бала иде. Ул училищеда соңгы курста укыганда Төмәнне икегә бүлеп ага торган Тура елгасы ташыды, кайдадыр дамбалары җимерелгән булган, су ташуы тиз генә туктамады. Төнлә су кинәт күтәрелгәндә, хәрби училище курсантлары су эчендә калган халыкны коткарырга торгызыла иде. Рәшит төркеменең командиры курсантларны торгызу өчен иң беренче Рәшитне уята, ул иптәшләрен тревога белән күтәрә, Рәшит тавышына җәһәт күтәрелә иптәшләре – иптәшләре арасында абруе шулкадәр югары иде.

1981 елда училищены тәмамлагач, ятим кызга өйләнә шәфкатьле Рәшит, хатыны белән туй сәфәренә диңгез буена китә. Бер айдан соң әйләнеп кайтып, 2-3 көн генә торып кала өйдә, Әфганстанга озатыла. Дүрт ай тулып килгәндә әнисе белән әтисенә бик борчылып язган хаты килеп төшә. "Төшемдә мин өйгә кайтканмын икән, бөтен туганнар җыелган, син инде бүтән моннан беркайчан да, беркая да китмисең, дип әйттеләр. Йокымнан йөрәгем өзелеп уяндым. Әнием, бәгърем, син бит бар нәрсәне дә булдыра аласың. Зинһар, мине берничә көнгә генә җибәрерлек телеграмма җибәр, миңа бик кирәк кайтып барыгызны да күреп китәргә..."

Өлгерми кала әнисе Наилә, югыйсә, телеграфта эшләвеннән файдаланып, җибәргән дә булыр иде андый хәбәрне. Икенче көнне үк Рәшитнең һәлак булуы турында хәбәр килә. Цинктан ясалган табутны өч көн буе көттек, ике хәрби озатып килгән иде, ачарга ирек бирмәделәр. Кайгысыннан аягында көчкә басып йөргән абыемның табут янына балта күтәреп килеп керүе, аны ике хәрбинең ике ягыннан кочаклап алып чыгып китүләре күз алдыма әледән-әле килеп баса да сыгылыплар төшәм.

Соңгы юлга озатканда аны мәктәптә укыткан сыйныф җитәкчесенең үксеп җылы-җылый әйткән сүзләре истән чыкмый: "Сыйныфта яхшы укый торган, үрнәк дәрәҗәсендәге укучыны укытучылар ярата, ә укучылар яратмый, чөнки көнләшәләр, ә Рәшитне укытучылар да, иптәшләре дә үлеп яраталар иде". Ачы хәсрәтле көннәрдә без Рәшитнең хатыны Екатеринаны юату өчен барсын да эшләдек, Рәшитнең улы Павелны исән-сау дөньяга китерде ул, бик әйбәт кеше итеп үстерде бердәнбер улын, бүтән кияүгә чыкмады, иренең истәлегенә тугры булып калды. Әмма Рәшитнең әтисе белән әнисе кичерә алмадылар бала югалту хәсрәтен, дөньядан иртә киттеләр.

Иң асыл егетләребезне юк итте безнең тарафтан каргалган Әфган сугышы, йөрәкләребездә мәңге төзәлмәслек җәрәхәт, ятим балалар, тол хатыннар калдырды. Андый сугышларның яңадан кабынуына юл куймаска тиеш халык.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG